Миләүшә Таминдарова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миләүшә Таминдарова latin yazuında])
Миләүшә Таминдарова
Туган телдә исем Миләүшә Әмир кызы Таминдарова
Туган 13 май 1960(1960-05-13) (63 яшь)
Казан
Яшәгән урын Космонавтлар урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, дирижёр, педагог
Эш бирүче Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка көллияте һәм Татарстан дәүләт камера хоры

Миләүшә Таминдарова (Миләүшә Әмир кызы Таминдарова) — җырчы, хор җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 13 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1986), шул ук уку йортында ассистентура (1990) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан дәүләт консерваториясенең С. Казачков җитәкчелегендәге студентлар хорының хормейстеры булып 6 ел эшли. 1997 елдан опера студиясе хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. Әлеге хор башкаруында Россия Милли оркестры (җитәкчесе Михаил Плетнев) белән Г. Геттиның «Жанна һәм чаңнар» (Жанна и колокола) кантатасы, Россия саклану министрлыгы симфоник оркестры (дирижёр Виктор Афанасьев) белән П. Чайковскийның «1812 ел» (1812 год) тантаналы увертюрасы яңгырый. 2000 елда хор Софья Гобәйдуллинаның халыкара музыка фестивалендә катнаша һәм «Аллилуйя» әсәрен башкара. 2007 елда әлеге опера студиясе нигезендә Татарстанның дәүләт камера хорын оештыра һәм җитәкчелек итә.

Җырчы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Таминдарова җырчы буларак та билгеле. Репертуарында В.- А. Моцартның «Реквием»ы һәм С-dur мессасы, И. Гайднның «Месса-Терезия»се һәм В-dur мессасы бар. Татар дәүләт опера һәм балет театры белән АКШ, Алмания, Швеция, Чехиядә гастрольләрдә була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Күренекле дирижёр сәләте өчен» махсус приз (Праһа, Чехия).[2]
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]