Минамата конвенциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минамата конвенциясе latin yazuında])
Ватык градусник терекөмеше

Минамата конвенциясе (Терекөмеш буенча Минамата конвенциясе, рус. Минаматская конвенция по ртути, ингл. Minamata Convention on Mercury) — көнкүрештә һәм кайбер сәнәгать төрләрендә терекөмеш кулланудан баш тарту турында килешү, дөньядагы күпчелек илләр катнашында төзелгән һәм кабул ителгән халыкара документ.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конвенция нигезендә, аңа кушылган илләр үзләрендә сәнәгатьтә терекөмешне куллануны чикләү, әлеге металл кулланып ясалган көнкүреш коралларын җитештерүне туктату, әйләнә-тирәнең терекөмеш парлары белән пычрануына юл куймау мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Минамата конвенциясенә кул куйганнан соң, кушылган яклар үзләрендә ратификацияләү процедурасын үткәрергә, табигый мохиттә терекөмеш күләмен чикләү буенча Милли программалар кабул итәргә йөкләмә ала. Конвенция 50 ил ратификацияләгән көннән көченә керә. 2014 елның 16 ноябренә Минамата конвенциясен 128 ил имзалаган. 9 ил ратификацияләгән: АКШ, Джибути, Габон, Гайана, Монако, Уругвай, Лесото, Никарагуа, Гвинея.

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конвенция 5 ел әзерләнгән. Исеме Япония шәһәре Минамата исеме белән бәйле. Әлеге шәһәрдә терекөмеш парлары белән пычрану нәтиҗәсендә халыкның сәламәтлегенә зур зыян килгән. Greenpeace мәгълүматлары буенча, ХХ гасырның урталарында шәһәрдә сыек металл парлары белән агулану аркасында 2 000 кеше вафат булган, 10 000 кеше каты авырган.

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия 2014 елның 24 сентябрендә Конвенциягә кушыла. РФ табигатьне саклау һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин БМО Генераль Ассамблеясенең 69- сессиясендә Россиянең конвенциягә кушылуы турындагы документка кул куя.[1]
  • 2014 елның июлендә Россия хөкүмәте рәисе Д.А. Медведев РФнең Минамата конвенциясенә кушылуы турындагы карарны [2] имзалый. Россиядә терекөмеш кулланудан этаплап баш тартырга планлаштырыла. Карар нигезендә, стоматологиядә (амальгама), косметика сәүдәсендә һәм сәнәгатьтә (градусниклар, терекөмешле аккумуляторлар, батарейкалар, басым үлчәү приборлары, барометрлар һәм люминисцент лампалар җитешерү) терекөмеш куллану, эшләп чыгару һәм сату тыела.
  • 2018 елга ацетальдегид катализаторы сыйфатында терекөмеш куллану тыелачак, дип фаразлана.
  • 2025 елга терекөмеш кулланып хлор селтесе җитештерү туктатылачак.
  • Россиянең торак пунктларында халыктан кулланылган зыянлы приборларны махсус җыю системасы булдыру — көн кадагындагы мәсьәлә. Әлегә Санкт-Петербург һәм Новосибирскида гына махсус электромобильләрдә шәһәр буенча терекөмешле коралларны җыю оештырылган.

Терекөмешнең зыяны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теркөмешле кораллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Градусник (терекөмешле термометр). Һәрбер өйдә кулланыла. Градусник ватылса, бердәнбер саклану чарасы — ватылган корал килеп төшкән җирлек өслегеннән аның һәр кисәкчеген җентекләп җыеп алу. Бала уенчыклары, йомшак йорт җиһазы, келәм өслекләренә эләксә, сулыш юлларына эләгү куркынычы зур.
  • Энергия саклаучы лампа (люминесцент лампа). Бу лампалар кыздырма (кыллы) лампаларга караганда электр көчен 4-5 мәртәбә кимрәк куллана, ә яктылыкны шулар хәтле үк бирә. Әлеге лампаларны гомуми чүплеккә ташларга ярамый, махсус контейнерлар куелып, шунда җыеп утильләштерү мөһим.
  • Батарейкалар. Аларның агулы һәм сәламәтлек өчен куркыныч элементлары арасында терекөмеш, кургаш, кадмий, никел, цинк, селте бар.
  • Сабын һәм крем. Аларда терекөмеш тәнне агарту өчен кулланыла. Төп тискәре эффекты — бөерләр эшчәнлегенә куркыныч тудыру. Косметик чаралардагы терекөмеш бетчәләр китереп чыгарырга сәләтле.
  • Барометрлар. Һава басымы үлчәү өчен кулланыла торган әлеге приборларда шулай ук терекөмеш бар. Спиртлы барометрга караганда терекөмешле барометр басымны төгәлрәк үлчи.

Илләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конвенцияне имзалаган һәм ратификацияләгән илләрнең исемлеге. 2014 елның сентябренә[3].

Катнашучы ил Имзалау Ратификация
Анголa 11 октябрь 2013
Аргентина Аргентина 10 октябрь 2013
Әрмәнстан Әрмәнстан 10 октябрь 2013
Австралия Австралия 10 октябрь 2013
Aвстрия 10 октябрь 2013
Бангладеш 10 октябрь 2013
Беларус 23 сентябрь 2014
Бельгия Бельгия 10 октябрь 2013
Бенин байрагы Бенин 10 октябрь 2013
Боливия Боливия 10 октябрь 2013
Бразилия Бразилия 10 октябрь 2013
Болгария Болгария 10 октябрь 2013
Буркина Фасо 10 октябрь 2013
Бурунди 14 февраль 2014
Камбоджа 10 октябрь 2013
Канада Канада 10 октябрь 2013
Үзәк Африка Республикасы 10 октябрь 2013
Чили Чили 10 октябрь 2013
КХҖ КХҖ 10 октябрь 2013
Колумбия Колумбия 10 октябряь 2013
Комор утраулары 10 октябрь 2013
Коста-Рика Коста-Рика 10 октябрь 2013
Кот д'Ивуар 10 октябрь 2013
Чехия Чехия 10 октябрь 2013
Дания 10 октябрь 2013
Джибути 10 октябрь 2013 23 сентябрь 2014
Доминикан Республикасы 10 октябрь 2013
Эквадор Эквадор 10 октябрь 2013
Хәбәшстан Хәбәшстан 10 октябрь 2013
Аурупа Берлеге 10 октябрь 2013
Финляндия Финляндия 10 октябрь 2013
Франция Франция 10 октябрь 2013
Габон байрагы Габон 30 июнь 2014 24 сентябрь 2014
Гамбия 10 октябрь 2013
Гөрҗистан 10 октябрь 2013
Алмания Алмания 10 октябрь 2013
Юнанстан Юнанстан 10 октябрь 2013
Гватемала Гватемала 10 октябрь 2013
Гвинея 25 ноябрь 2013
Гайана 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014
Маҗарстан Маҗарстан 10 октябрь 2013
Индонезия Индонезия 10 октябрь 2013
Иран Иран 10 октябрь 2013
Ирак Ирак 10 октябрь 2013
Ирландия Ирландия 10 октябрь 2013
Исраил 10 октябрь 2013
Италия Италия 10 октябрь 2013
Ямайка 10 октябрь 2013
Япония Япония 10 октябрь 2013
Үрдүн 10 октябрь 2013
Кения 10 октябрь 2013
Кувейт Кувейт 10 октябрь 2013
Ливия 10 октябрь 2013
Литва 10 октябрь 2013
Люксембург Люксембург 10 октябрь 2013
Македония 25 июль 2014
Мадагаскар 10 октябрь 2013
Малави 10 октябрь 2013
Мали 10 октябрь 2013
Мавритания 11 октябрь 2013
Маврикий 10 октябрь 2013
Мексика Мексика 10 октябрь 2013
Молдавия Молдавия 10 октябрь 2013
Монголия Монголия 10 октябрь 2013
Монако 24 сентябрь 2014 24 сентябрь 2014
Марокко Марокко 6 июнь 2014
Мозамбик 10 октябрь 2013
Непал 10 октябрь 2013
Нидерландлар Нидерландлар 10 октябрь 2013
Яңа Зеландия 10 октябрь 2013
Никарагуа Никарагуа 10 октябрь 2013
Нигер 10 октябрь 2013
Нигерия 10 октябрь 2013
Норвегия Норвегия 10 октябрь 2013
Пакъстан 10 октябряь 2013
Панама Панама 10 октябрь 2013
Парагвай 10 февраль 2014
Перу Перу 10 октябрь 2013
Филипин Филипин 10 октябрь 2013
Румыния Румыния 10 октябрь 2013
Русия Русия 24 сентябрь 2014
Самоа 10 октябрь 2013
Сенегал 11 октябрь 2013
Сейшел утраулары 27 май 2014
Сьерра-Леоне 12 август 2014
Сингапур 10 октябрь 2013
Словакия Словакия 10 октябрь 2013
Словения 10 октябрь 2013
Көньяк Африка 10 октябрь 2013
Испания Испания 10 октябрь 2013
Швеция Швеция 10 октябрь 2013
Швейцария Швейцария 10 октябрь 2013
Танзания 10 октябрь 2013
Того байрагы Того 10 октябрь 2013
Тунис 10 октябрь 2013
Уганда 10 октябрь 2013
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 10 октябрь 2013

Бөекбритания Бөекбритания

10 октябрь 2013
АКШ АКШ 6 ноябрь 2013 6 ноябрь 2013
Уругвай Уругвай 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014
Венесуэла Венесуэла 10 октябрь 2013
Вьетнам Вьетнам 11 октябрь 2013
Йәмән Йәмән 21 марть 2014
Замбия 10 октябрь 2013
Зимбабве 11 октябрь 2013

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар-информ сайтында(үле сылтама)
  2. РФ хөкүмәте карары № 1242-р 07.07.2014
  3. Countries. Minamata Convention on Mercury site. UNEP.