Малайзия гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Малайзия гимны latin yazuında])
(Минем илем битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Малайзия дәүләт гимны

Чын исеме: Negaraku, «Минем илем»

Coat of arms of Malaysia.svg
Сүзләрнең авторы Сәйфүл Бәһри
Композиторы Пьер-Жан де Беранже
Дәүләт Малайзия байрагы Малайзия
Билгеләнү вакыты 1956 ел
Negaraku

Negaraku (тат. Минем илем) — Малайзиянең дәүләт һимны. Аның көен француз Пьер-Жан де Беранже(фр.) XIX гасырда Индонезиядә булган чакта иҗат иткән дигән фараз яши. Соңыннан аның “La Rosalie” исемле көе Индонезиядә популяр булып китеп, соңрак Малайзия штатларына да күчкән, ди. Ләкин моның уйдырма булуы да ихтимал[1]

Һимн тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Малайзия дәүләт байрагы, зәңгәр почмак эчендәге 14 очлы йолдыз элек Сингапурның да Малайя Федерациясендә булуын искә төшереп тора
Малайзия дәүләт туграсы, аның аскы өлешендә язылган дәүләт өндәмәсе “Бердәмлектә — көч-куәт” дип тәрҗемә ителә

Икенче Бөтендөнья сугышыннан һәм япон илбасарларының илдән китүеннән соң башланган азатлык хәрәкәте 1949 елда элеккеге Бөекбритания колонизаторларын да Малайя Федерациясенә бәйсезлек бирүне белдерергә мәҗбүр итә. Ләкин халкының яртысы кытайлылар һәм һиндстанлылар булган илдә тотрыклылык тиз генә урнаша алмый әле. Инглизләр дә шундый бай колониядән чын-чынлап баш тартырга ашыкмыйлар. Шул сәбәпле, бүген инде Азиянең бер “икътисадый юлбарысы” булып киткән бердәм һәм мөстәкыйль Малайзия дәүләтенең аякка басуы озак елларга сузыла. Ил хакимияте дәүләт символларының берсе булган бердәм һимн булдыру белән мәшәкатьләнә дә алмаган. Гәрчә федерация төзегән 11 штатның (хәзерге заманда 13 штат исәпләнә, дәүләт байрагындагы ак һәм кызыл төстәге 13 буй — шуңа ишарә) һәркайсы үз һимнын кабул итеп өлгергән булса да.

Ниһаять, 1956 елда шул вакыттагы премьер-министр Туңку Абдул Рахман(ингл.) милли һимн кабул итү өчен махсус комитет булдыра. Соңгысы исә бу хакта бөтендөнья бәйгесе игълан итә. Планетаның һөнәри һәм һәвәскәр шагыйрьләре һәм көйязарлары битараф булып калмаганнар: бер ел эчендә 514 тәкъдим тупланган. Ләкин комитет аларның барысын да яраксыз дип таба: әсәрләр күпмилләтле һәм күпдинле Малайзиянең бөтен үзенчәлекләрен чагылдырмаганнар, күрәсең.

Ни хәл итмәк, дөнья күләмендә танылган иҗат кешеләрен җәлеп итәргә карар кылалар. Ике инглизБенджамин Бриттен(ингл.) һәм сэр Уильям Уолтон(ингл.), италияле Карло Менотти(италь.) һәм индонезияле Зөбир Сәет(ингл.) җиң сызганып эшкә керешәләр. Ләкин, боларның һәркайсы гомуми бәяләү критерийлары буенча менә дигән һимннар язып биргән булса да, чокчынучан “комитет”ны канәгатьләндерә алмаганнар. Бер индонезияле генә өлешсез калмаган: Зөбир Сәет үз иҗат җимешен Малайзиядән аерылып чыккан Сингапурга тәкъдим иткән, һәм аның әсәре берничә елдан соң шәһәр рәвешендәге әлеге илнең һимны булып әверелгән. Калганнарына буш кул белән үз Ватаннарына кайтып китәргә туры килә.

“Комитет” бер дә аптырап калмаган, анысы: тотынганнар 11 штатның һимннарын өйрәнергә, берәрсен нигез итеп алып булмасмы дип. Ниһаять, 1957 елның 5 августында Перак(ингл.) штатының һимны әлеге дә баягы “үзенчәлекләр”нең барысын да бергә туплаган дип таныла. Баксаң, һимн булырлык җыр халыкның үзендә дә булган бит: «Terang Bulan» («Балкышлы Ай») халык җыры! Өстәвенә, аны Малайзиянең башка штатларында да бик яратып җырлыйлар икән. Һимнча сүзләр генә табасы калган, ди. Комитетчылар, сүзгә сүз ялгый-ялгый, алты юллык шигырь китереп чыгаралар. Ләкин һимн текстына соңгы ноктаны премьер-министр Туңку Абдул Рахман барыбер үзе куя. Аның шәхси төзәтмәләре 1968 елда махсус илкүләм канун белән раслана. Чирек гасыр үткәч, һимн текстын кабат үзгәртәләр. Бүгенге халәтендә «Negaraku» 1993 елның 31 августында (бәйсезлек игълан ителгән “Милләт көне”ндә) тәүге кат башкарылган.

Көнчыгыш ментальлеген аңлау өчен кайвакыт Көнчыгышта яшәп бер пот тоз ашавың да җитми икән. Шулай да, Татарстан өчен гыйбрәтле бит Малайзия һимнының тарихы. Без дә шул юлдан барабыз түгелме соң?[чыганагы?]

Һимн тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

NEGARAKU МИНЕМ ИЛЕМ MİNEM İLEM
Малайя телендә Татар телендә Tatar telendä
Negaraku tanah tumpahnia darahku,

Rakiat hidup bersatu dan maju,
Rahmat bahagia tuhan kurniahkan,
Raja kita selamat bertahta,
Rahmat bahagia tuhan kurniakan,
Raja kita selamat bertahta.

Илем минем, ­җиреңә каным түгелгән,

Бердәмлектә алгарыш  — Аллаһтан;
Аның рәхмәт-мәрхәмәте белән
Сау-сәламәт, хаким булсын солтан,
Аллаһ рәхмәт-мәрхәмәте белән
Сау-сәламәт, хаким булсын солтан.

İlem minem, cireñä qanım tügelgän,

Berdämlektä alğarış — Allahtan;
Anıñ räxmät-märxämäte belän
Saw-sälamät, xakim bulsın soltan,
Allah räxmät-märxämäte belän
Saw-sälamät, xakim bulsın soltan.

Һимн тексты сүзлекчәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Малайя теленең дини һәм рухи сүзләр байлыгында гарәп алынмалары байтак. Ислам дине Малайзиянең рәсми дине дип игълан ителгән.
Negara (малайя теле) — ил; Tanah (малайя теле) — җир; Tumpahan (малайя теле) — түгәргә; Darah (малайя теле) — кан; Rakiat (гарәп теле) — алгарыш, тәрәккыять; Hidup (малайя теле) — үсеш, чәчәк ату; Bersatu (малайя теле) — бердәмлек; Dan (малайя теле) — һәм; Maju (малайя теле) — алга киткән; Rahmat (гарәп теле) — рәхмәт, Аллаһ рәхмәте; Bahagia (малайя теле) — бәхет; Tuhan (малайя теле) — Аллаһ; Kurniah (малайя теле) — мәрхәмәт; Kurniahkan (малайя теле) — мәрхәмәт ителгән; Raja (малайя теле) — хаким, солтан; Kita (малайя теле) — безнеке, безнең; Selamat (гарәп теле) — сәламәт, сәламәтлек;  Bertahta (малайя+гарәп теле) — тәхеттә; Taht (гарәп теле) — тәхет.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]