Минзәлия Закирова
Внешний вид
Минзәлия Закирова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Закирова Минзәлия Заһри кызы |
Туган | 4 июль 1965 (60 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | укытучы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогия фәннәре нәмзәте[d] (2010) |
Минзәлия Закирова ― Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары (2020 елдан).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Закирова Минзәлия Заһри кызы 1965 елның 4 июлендә туа. 1987 елда «биология һәм химия укытучысы " белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының табигый-география факультетын тәмамлый». 2010 елда Педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 2017 елда «Нәтиҗәле идарәче» («Эффективный управленец») программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетында квалификациясен күтәрә.
Хезмәт эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1981-1982 елларда-Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбе интернат тәрбиячесе;
- 1987-1988 елларда - Балык Бистәсе районы Трой-Урай мәктәбенең химия һәм биология укытучысы;
- 1992-1998 елларда - Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче татар мәктәп-гимназиясе укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
- 1998-2007 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече, мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары;
- 2007-2011 елларда - Вахитов районы буенча мәгариф бүлеге, "Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ;
- 2011-2020 елларда - "Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУнең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге башлыгы;
- 2020 елның 2 ноябреннән - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале(2005);
- "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" (2015);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2020);
- "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе(2009);
- Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ведомство Аерымлык билгесе (2012);
- Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2012);
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы " истәлекле медале (2015);
- Татарстан Республикасы Профсоюз федерациясенең Мактау грамотасы(2015);
- "Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен" Аерым хөрмәтләү билгесе(2020).
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Закирова Минзалия Загриевна — Татцентр.ру Закирова Минзалия Загриевна 2022 елның 2 март көнендә архивланган.