Минзәләдә L-410 һәлакәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәләдә L-410 һәлакәте latin yazuında])
Минзәләдә
L-410
һәлакәте

һәлакәткә очраган L-410 тибындагы очкыч
Гомуми мәгълүмат
Дата

10 октябрь, 2021 ел

Вакыт

09:11 Мәскәү вакыты

Афәт төре

Идарә итүче очкычта җир белән бәрелешү

Сәбәп

сул двигательнең төзек булмавы

Урын

Россия, Татарстан, Минзәлә

Үлүчеләр

16

Очкыч
Очкыч төре

L-410

Aвиаширкәт

ДОСААФ

Борт номеры

RF-94591

Очып китү урыны

Минзәлә, Татарстан байрагы, Россия байрагы

Очып килү урыны

Минзәлә, Татарстан байрагы, Россия байрагы

Чыгарылу вакыты

1987 ел, апрель

Юлчылар саны

20

Экипаж саны

2

Исән калганнар

6

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Минзәләдә L-410 һәлакәте (рус. Катастрофа L-410 под Мензелинском) – Татарстанның Минзәлә шәһәрендә 2021 елның 10 октябрендә булган авиаһәлакәт[1][2].

Җирле аэродромнан очып китүгә, Россия ДОСААФы карамагындагы[3] L-410 очкычы биеклекне югалта һәм җиргә төшеп бәрелә. Бортта 22 кеше (20 парашютчы һәм 2 экипаж әгъзасы) булган. Алтысы исән калган[1][2][4][5][6].

Очкыч[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиргә төшеп бәрелгән очкычның RF-94591 борт номеры булган. 1987 елның апрелендә эшләнгән булган[3].

1987 елда ССРБ ХҺК, аннары Россия ХҺК тарафыннан кулланылган булган, 2004 елның гыйнварында РФ ДОСААФына бирелгән[3].

Очучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәлакәт нәтиҗәсендә һава судносы командиры 60 яшьлек Михаил Беляев һәлак булган[7].

Шулай ук корбаннар арасында аның хезмәттәше, 61 яшьлек пилот Александр Зыков та бар[7].

Һәлакәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Очкыч һавага күтәрелү белән биеклекне югалта башлый. Мәскәү вакыты белән 09:11 сәгатьтә җиргә төшеп бәрелгән[1]. Бәрелү нәтиҗәсендә очкычның фюзеляжы һәм канатлары җимерелгән[1][2].

Тикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Һәлакәт булган урыннан фотосурәт.

РФ Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе һәлакәт факты буенча тикшерү эшен башлап җибәргән[8].

Мәскәү вакыты белән 9:05 тә самолет очып китә. 70 метр биеклектә пилотлар сул двигательнең эшләүдән баш тартуын хәбәр итә һәм мәҗбүри утыртуны сорый. Төшкәндә, очкыч «Газель» машинасына бәрелә, шуннан соң һава судносы әйләнеп төшә.

Һәлакәтнең сәбәбе – бортка артык йөк алу [9][10] яки бер двигательнең эштән чыгуы [11] булырга мөмкин.

Фаҗигагә китергән сәбәп[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авария хәлендә очкычны җиргә утырту вакытында тарту көче (тяга) җитмәү сәбәпле, очкыч җимерелгән. «Үзьязгычларның (самописцы) беренчел расшифровкасы сул двигательнең төзек булмавы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Көч җайланмасының тотрыклы эшләмәве сәбәпле, очкычны авария хәлендәге утырту вакытында тарту көче (тяга) җитеп бетми. Утыртуга кергәндә, очкыч сул бортына ава. Очкыч 180 градуска борылыш ясый, аннары ул җиргә бәрелә». Үзьязгычларның мондый мәгълүматы очучыларның хатасы һәм очкыч канатының утырту мәйданчыгында «Газель» йөк машинасы белән бәрелеше турындагы версияне кире кага[12].

Корбаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәлакәткә очраган L 410 самолетында Россия Федерациясенең 7 төбәгендә яшәүчеләр булган. Уфадан парашютчылар ― 6, аларның дуртесе һәлак булган, Йошкар-Ола, Ульяновск, Киров өлкәсеннән ― берәр кеше, алар исән калган. Удмуртиядән ― өч кеше, аларның икесе һәлак булган, 9 ы — Татарстаннан ― барысы да һәлак булган. Шулай ук Чиләбедә яшәүче бер ир-ат вафат булган. Исән калганнарның яралары, нигездә, сыну белән бәйле[13].

Коткару эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәлакәт урынында коткару эшләре башлана һәм тиз тәмамлана. Аларда барлыгы 47 кеше һәм 15 берәмлек техника катнаша[2]. Җиргә бәрелгән очкычка янып китәргә ирек бирелми кала.

Юрий Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәге Минзәлә аэроклубы белән самолет һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү вакытында хезмәттәшлекне туктатып тора[14][15].

Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Мәскәүгә дәвалану өчен җибәрү планлаштырыла[16][17].

Россия ДОСААФы L-410 тибындагы барлык очкычлары очышын туктатып тора[18].

Фаҗигагә мөнәсәбәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗанның Тышкы эшләр министрлыгы очкыч һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерә[19][20][21].
  • Төркия байрагы Төркия Тышкы эшләр министрлыгы L-410 һәлакәтенә бәйле рәвештә Россиягә кайгы уртаклашу белдерә [22].
  • Кытай байрагы Кытай Рәисе Си Цзиньпин Россия президенты Владимир Путинга һәлакәт уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган[23][24].
  • Казакстан байрагы Казакъстан президенты Касыйм-Юмарт Тукаев Владимир Путинга телеграмма юллаган, ул кайгы уртаклашкан һәм һәлакәттә зыян күрүчеләрнең тиз арада терелүенә өмет белдергән[25][26].
  • Кыргызстан байрагы Кыргызстан президенты Садыр Жапаров Владимир Путин исеменә фаҗигадә һәлак булган кешеләр өчен кайгы уртаклашып телеграмма җибәргән[27].
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәлакәт булган урынга килә[28][29][30].
  • 11 октябрьдә Татарстанда матәм көне игълан ителә[31][32].
  • РФ МЧС ының Superjet 100 самолеты зыян күрүчеләрне Мәскәүгә илтү өчен Яр Чаллыга оча. Бортта Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре буенча министрының беренче урынбасары Александр Чуприян бар[33].
  • 11 октябрьдә Татарстан хакимияте һәлакәттә һәлак булганнарның гаиләләренә — 1 миллион сум, зыян күрүчеләргә 400 мең сум күләмендә акча түләү турында карар имзалаган[34][35].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Harro Ranter. ASN Aircraft accident Let L-410UVP-E3 RF-94591 Menzelinsk.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Что известно о крушении самолета L-410 в Татарстане.
  3. 3,0 3,1 3,2 Карточка самолёта: Лет · Л-410УВП-Э3 · RF-94591 (зав.н. 871826) ✈ russianplanes.net ✈ наша авиация.
  4. При падении самолета в Татарстане погибли 16 человек, сообщили в Минздраве.
  5. В Татарстане 16 человек погибли при крушении самолета с парашютистами. Что известно о катастрофе.
  6. В крушении самолета в Татарстане погибли 16 человек из 22 находившихся на борту.
  7. 7,0 7,1 Татарстанда һәлакәткә очраган L-410 очкычы очучыларының фотосурәтләре. Рен ТВ, 2021-10-10
  8. Следователи начали проверку по факту крушения самолёта L-410 в Татарстане.
  9. Источник назвал возможную причину падения самолета в Татарстане.
  10. Названы возможные причины крушения самолета с парашютистами в Татарстане.
  11. Причиной крушения L-410 в Татарстане мог стать отказ одного из двигателей.
  12. Названа основная версия авиакатастрофы с парашютистами в Татарстане. Интерфакс, 13.10.2021
  13. В потерпевшем крушение в РТ самолете были жители 7 регионов РФ. business-gazeta.ru, 10.10.2021
  14. Центр подготовки космонавтов приостановил работу после крушения L-410 в Татарстане.
  15. Источник: космонавты временно не будут проходить подготовку в аэроклубе в Мензелинске.
  16. Пострадавших при крушении самолета в Татарстане планируют направить на лечение в Москву.
  17. Пострадавших при ЧП в Татарстане планируют направить на лечение в Москву (2021-10-10).
  18. ДОСААФ России приостановило все полеты самолетов типа L-410.
  19. МИД Азербайджана соболезнует России в связи с крушением самолета в Татарстане.
  20. МИД Азербайджана выразил соболезнования в связи с падением самолета в Татарстане.
  21. Выражаем самые искренние и глубокие соболезнования всему народу Российской Федерации, семьям и родным погибших в результате падения самолёта с парашютистами в Республике #Татарстан..
  22. Турция выразила России соболезнования в связи с крушением L-410. Рен-ТВ, 10.10.2021
  23. Си Цзиньпин выразил соболезнования Путину в связи с падением самолета в Татарстане.
  24. Си Цзиньпин направил Путину соболезнования в связи с крушением L-410.
  25. Токаев выразил соболезнования Путину в связи с падением самолета в Татарстане.
  26. Токаев выразил соболезнования Путину в связи с авиакатастрофой в Татарстане.
  27. В Киргизии соболезнуют родственникам жертв авиакатастрофы в Татарии.
  28. Президент Татарстана вылетел к месту крушения L-410.
  29. Президент Татарстана вылетел к месту крушения самолета.
  30. Власти Татарстана окажут помощь семьям погибших и пострадавшим в крушении L-410.
  31. В Татарстане объявили 11 октября днем траура после крушения L-410.
  32. В Татарстане объявили день траура.
  33. Спецборт МЧС вылетел из Жуковского за пострадавшими в крушении самолета L-410 в Татарстане.
  34. Власти Татарстана выплатят по 1 млн рублей семьям погибших в крушении L-410 - Газета.Ru | Новости.
  35. Семьям погибших в результате крушения L-410 выплатят по 1 млн рублей.