Минзәлә Шөгаепова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә Шөгаепова latin yazuında])
Минзәлә Шөгаепова
Туган 14 гыйнвар 1961(1961-01-14) (63 яшь)
Уразовский сельсовет[d], Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре шагыйрь

Шөгаепова Минзәлә Нурмөхәмәт кызы (14 гыйнвар 1961 ел) — комсомол, партия органнары, дәүләт хезмәте һәм матбугат ветераны, шагыйрь. 2018 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә Нурмөхәмәт кызы Шөгаепова 1961 елның 14 гыйнварында Башкорт АССРның Учалы районы Ураз авылында колхозчы гаиләсендә туган.

1976 елда Ураз урта мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң,Белорет педагогия училищесына укырга керә

1980-1982 елларда Учалы районы Базаргул мәктәбендә укытучы.

1982-1985 елларда Учалы районы «Урал» колхозының комсомол оешмасы секретаре.

1985-1988 елларда ВЛКСМның Учалы шәһәр комитетының 2-нче секретаре.

1988-1991 елларда «Урал» колхозының партком секретаре.

1991-1995 елларда Урал авыл Советы рәисе.

1995-1996 елларда Учалыда нәшер ителгән «Өлкәр» журналының баш мөхәррире.

1996-2000 елларда Учалы шәһәр һәм район хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире.

2000-2001 елларда «Җаек» газетасының баш мөхәррире.

2001-2005 елларда Учалы шәһәр һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

2005-2013 елларда Учалы тау-баектыру комбинатында матбугат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә Шөгаепованың тәүге мәкаләләре һәм шигырьләре мәктәптә укыган чагында, студент елларында ук район һәм республиканың көндәлек матбугат басмаларында басыла башлый. 1987 елда «Яшь көчләр» альманахында күмәк авторлар белән бергә шигырьләре дөнья күрә. Аннары 5 китабы чыга:

  • «Көртмәле» (Учалы, 2007)
  • «Бала — чакның нурлы әләме» — (Учалы, 2008)
  • «Чыршы тургае» (Учалы, 2009)
  • «Аркаим» — (Учалы 2011)
  • « Байрамгул» (тарихи очерклар, Ф.Яхин белән бергә) — (Учалы 2012)

Минзәлә Шөгаепова шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән.

Матбугатта дөнья күргән әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге премия лауреаты (2019)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Э. Баймөхәмәтова. Яңа җырлар тусын. — «Башкортстан кызы», 1988, октябрь, 2-3 битләр.