Минзәлә елгасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә елгасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Минзәлә елгасы
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°41'55.90"N, 53°5'27.24"E
Нинди сулыкка коя Түбән Кама сусаклагычы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 2100 квадрат километр Edit this on Wikidata
Озынлык 123 километр Edit this on Wikidata


Минзәлә (лат. тат. Minzələ, рус. Мензеля) елгасы, Сарман районының Яңа Минзәләбаш авылыннан 2 км көнбатыштарак башлана. Минзәлә шәһәре янында Түбән Кама сусаклагычына коя. Озынлыгы 147 км, бассейнының мәйданы 2120 км². Төп кушылдыклары: Холодная, Камышлы, Игәнә, Оргызы, Ашбула. Максималь су чыгымы 215 м³/с (1969). Елга тамагында уртача еллык су агымы катламы 100 мм га кадәр. Су агышы буалар ярдәмендә бик нык көйләнгән. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 400–800 мг/л. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).