Минзәлә кантоны
Күренеш
| Минзәлә кантоны | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1920 |
| Дәүләт |
|
| Башкала | Минзәлә шәһәре |
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан АССР |
| Халык саны | 167 100 (1926) |
| Гамәлдән чыгу датасы | 1930 |
| Мәйдан | 5621 км² |
Минзәлә кантоны (рус. Мензелинский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920—1930 елларда гамәлдә торган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Минзәлә кантоны 1920 елда барлыкка килгән.
1921 елда кантон составыннан Чаллы кантоны аерылып чыгарылган, ә 1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә, Минзәлә кантоны юкка чыгарыла; аның территориясендә Акташ, Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнары барлыкка киләләр.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1926 елда 9 вулыска бүленгән:
- Актаныш вулысы
- Әмәкәй вулысы
- Байсар вулысы
- Күзкәй вулысы
- Минзәлә вулысы
- Мөслим вулысы
- Яңа Маҗын вулысы
- Пучы вулысы
- Симиостров вулысы
Вулыслар 201 авыл советына бүленгәннәр.