Минзәлә мәчете
Минзәлә мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
Минзәлә җәмигъ мәчете
| |
Ил | Россия |
шәһәр | Минзәлә, Ленин урамы, 61 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Минзәлә районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни, хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәсендә булган мәчет |
Төзелеш еллары | 1907—1910 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Минзәлә мәчете, яисә Минзәлә тарихи мәчете — Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, шәһәрнең Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы җәмигъ мәчете.
Минзәлә шәһәренең Ленин урамы белән Свердлов урамы кисешкән почмактан ерак түгел, Ленин урамы, 61 йорт адресы буенча урнашкан.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Минзәлә шәһәрендә мәчет төзү тарихы озын һәм катлаулы.
- 1883 ел, 8 ноябрь — Ырынбур Диния нәзарәте мөфтие исеменә Минзәлә шәһәре мөселманнары беренче үтенеч юллый.
Безнең мәчетебез юк, шуңа күрә дини йолаларны үтәү өчен Дәвек авылына[1] барып йөрергә мәҗбүрбез. Ара якын түгел, барып йөрү кыен.Шушылардан чыгып, Гөлек авылы имамын Минзәлә шәһәренә мулла итеп күчерүегезне сорыйбыз[2] |
- 1887 ел, 6 июнь — Ырынбур Диния нәзарәте мөфтиенә Гөлек авылы мулласы хат яза. Ул Минзәләгә мулла итеп Иске Байлар авылы имамын тәкъдим итә.
- 1888 ел, 27 апрель — шәһәрдә[3] яшәүче 50 диндар кул куйган үтенеч Минзәлә өязе исправнигына җибәрелә. Чирү авылы (хәзерге Актаныш районы) мулласын шәһәргә имам итеп кабул итәргә ризалыкларын белгертәләр. Мәчет төзү буенча мөселманнарның ышанычлысы итеп отставкадагы унтер-офицер Сафиулла Габидуллин сайлана.
- 1888 ел, 30 май — дини йолаларны үтәү өчен сәүдәгәр Рамазанов йортын файдалану турында полиция надзирателенә подписка бирәләр.
- 1888 ел, 28 март — Уфа губерна идарәсе Чирү авылы мулласын (Г. Мөхәммәтвәлиев) шәһәргә имам итеп куярга ризалыгын бирә.
- 1888 ел, 25 май — Диния нәзарәте Г. Мөхәммәтвәлиевны Минзәлә мулласы итеп билгеләү турында указ чыгара.
- 1890 ел, 3 май — сәүдәгәр Субаев йортын дини максатларда файдалану турында килешү төзелә. Соңрак Диния нәзарәте Субаев йортын гыйбадәт йорты итеп файдаланырга рөхсәт итә.
- 1890 ел — Минзәлә ярминкәсе вакытында мәчет төзү өчен иганә җыю эше башлана: сәүдәгәр Миңнегәрәй Сәетбатталов, морза Якуб Корбангалин, сәүдәгәр бертуган Хәсәновлар, Газыевлар һ. б. беренчеләрдән булып имза куялар. Ярминкәдә җыелган 2 000 сум акчага Алабуга сәүдәгәре И. И. Тарасовның Большая Уфимская урамындагы йорты (хәзерге Ленин урамы, 61 йорт) сатып алына. Йорт сәүдәгәр М. Сәетбатталов исеменә рәсмиләштерелә.
- 1903 ел, 16 май — гыйбадәт йорты урынында мәчет салу турында үтенеч Уфа губерна идарәсенә китә. 26 июльдә үтенеч нәтиҗәсез калдырыла[4].
- 1903 ел, 17 октябрь — Уфа губерна идарәсенә Минзәләдәге 93 йорттан ир затыннан 230 мөселман исеменнән мәчет салу турында икенче үтенеч китә. Кире кагуның датасы — 1904 ел, 10 март.
- 1904 ел, 24 апрель — ышанычлы итеп сайланган Шаһимөхәммәт Хәсәнов губерна идарәсенә чираттагы үтенечне җибәрә. Аның улы Бәхтегәрәй үтенеч кәгазьләрен 1904 елның 25 июнендә, 1905 елның 29 мартында, 1906 елның 24 декабрендә юллый. Уфа губернасы хакимият органнарыннан уңай җавап алынмый.
- 1906 ел, 14 май — яңа ышанычлы Б. Ш. Хәсәнов Сенатка мөрәҗәгать итә. Үтенечкә шәһәр думасының 1893 ел, 7 март карарының, Уфа губерна идарәсенә алдарак җибәрелгән барлык үтенечләрнең, идарәнең кире кагу карарларының күчермәләрен, шәһәрдәге 281 ир затыннан мөселманнар исемлеген терки.
- 1907 ел, 9 февраль — Россия императорының Минзәлә шәһәрендә мәчет төзергә рөхсәт бирүче 4946-нче санлы указы чыга.
- 1907 ел, 7 сентябрь — Уфа губерна идарәсе мәчет төзергә үз рөхсәтен бирә.
- 1909 ел, 5 май — Бәләбәй өязе Килем авылы (хәзерге Бүздәк районы) мулласы Исмәгыйль Габдрахманов рәсми рәвештә мәхәллә имам-хатибы итеп сайлана.
- 1910 ел, 9 март — Россия ЭЭМ диннәр департаменты мәчет төзү өчен ярдәм сорап мәхәллә халкына, шәһәрнең башка сословие кешеләренә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирә.
- 1910 елда мәчет төзелеп бетә. Рәсми ачылышы 1911 елның 26 октябрендә була[5].
Инкыйлабтан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1939 ел, 24 гыйнвар — Минзәлә районы хакимиятенең райондагы дин йортларын ябу турында беренче карары чыга. Чынбарлыкта, дин йортларын 1929 елдан ук яба башлыйлар.
- ССРБ заманында мәчет бинасында китапханә урнашкан була.
- 1991 ел, 1 февраль — Минзәлә район Советы үз карары белән китапханәнең бер бүлмәсендә намаз укырга рөхсәт итә.
- 1991 ел, 5 июнь — китапханәне район мәдәният йортына күчерергә дигән карар чыга.
- 1991 ел, 22 май — мәхәллә уставы раслана, беренче имам-хатыйп сайлана. Уфада Үзәк Диния нәзарәтендә Минзәлә мәчете каршындагы мәхәллә 572-нче сан белән теркәлә[6].
- 1993 ел, 15 май — манара төзелеп бетеп, ай кую тантанасы уза.
- Мәчеттә имам-хатыйп булып Вәзир хәзрәт Солтанов (Сарсаз-Тралы авылыннан, 1952 елгы, Чаллының «Йолдыз» мәдрәсәсен тәмамлаган), Мөхтәсим хәзрәт, 1999 елдан Рәфкат хәзрәт Гыймадиев (Тауасты Байлар авылыннан, 1966 елгы, АДПИ, соңыннан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган), 2013 елдан Салих хәзрәт Дөлфинуров [7] (Алабугада туган, 1983 елгы, «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлаган) , Җәүдәт хәзрәт (имам-мөхтәсиб) хезмәт иткән.
- Хәзер имам-хатыйп вазифасында Рәмзил хәзрәт Садыйков.
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчет бинасы архитектор Г. Кутьянов күзәтчелегендә 1910 елда төзелеп бетә. Сәүдәгәр М. С. Сәетбатталов йорты урнашкан җирдә аның рөхсәте белән салынган.
Ике катлы, буйга сузылган, бер манаралы, милли-романтик рухтагы кирпеч эклектикасы[8] стилендә салынган бина. «Манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төркеменә карый. Намаз уку бүлмәсе, вестибюльдән анфилада аша кергәч, беренче катта урнашкан. Миһраб көньяк дивар ягында. Икенче кат тәрәзәләре түгәрәк итеп эшләнгән. Бина бизәлешендә татар архитектурасы элементлары, көнчыгыш мотивлары (сталактит шәкелендәге кәрнизләрдә) файдаланылган. Бина төзелешендә контраст алым кулланылган: бина үзе кызыл шома кирпечтән салынган, ә бизәкләрендә (тәрәзә өстендәге нурларда, икенче каттагы түгәрәк тәрәзәләр әйләнәсендә, тәрәзә араларындагы декоратив путаларда) аксыл кирпеч файдаланылган[9].
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ул чорда Минзәлә шәһәренә иң якын, мәчете булган авыл
- ↑ Юныс Йосыпов. Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011, 5- б.
- ↑ Минзәләгә өяз шәһәре статусы 23.09.1781 елда бирелә
- ↑ Уфа губерна идарәсе журналы, 1903 ел, 26 июль, 225- санлы язу
- ↑ Минзәлә мәчете турында Күчмәннәр такымы сайтында
- ↑ Ул вакытта Татарстанда Диния нәзарәте дә, мөфти дә булмый
- ↑ Минзәлә мәчетенең яңа имам-хатибы.(үле сылтама) «Минзәлә»
- ↑ Дөнья музейлары һәм күргәзмәләре сайтында, archived from the original on 2016-03-24, retrieved 2015-08-31
- ↑ «Чикләрсез татарлар» сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-08-31
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Минзәлә төбәге: тарих һәм хәзерге заман. Минзәлә, 2006.(рус.)
- Юныс Йосыпов. Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011.
- Д. Ю. Арапов. Императорская Россия и мусульманский мир. М.: Наталис, 2006.
- Мечети Татарстана. Альбом. Казан, 2000.
- Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII-начало XX веков). Казан, 1995.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. К., 1997.
- Татарстан Республикасы милли архивы, Р-139 ф.
- Башкортстан Республикасы Үзәк дәүләт тарих архивы, И-295 ф.
- Список населенных мест по сведениям 1870 года . Уфимская губерния, том 45. Мензелинский уезд. СПб, 1877.