Минзәлә педагогика көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә педагогика көллияте latin yazuında])
(Минзәлә педагогия көллияте битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Минзәлә педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Минзәлә педагогия укуханәсе
Нигезләү елы 1932
Урын РСФСР байрагы Татарстан байрагы Минзәлә
Адрес 423700, ТР, Минзәлә шәһәре, М. Җәлил урамы, 18.
Сайт https://edu.tatar.ru/menzelinsk/page882427.htm
Көллият бинасы

Минзәлә педагогика көллияте (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче мохтариятле дәүләт уку йорты. 1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.

Бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Җәлилгә ядегәрлек тактаташ. 1985
  • Уку йортының бинасы 1914 елда реальное училище бинасы буларак төзелгән.
  • 1941 елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси укуханәсе урнаша.
  • 1985 елда Муса Җәлил истәлегенә багышлап, көллият диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә педагогия укуханәсе (хәзерге статусы — көллият) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган.

Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы елларында укуханә үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси укуханәсе урнаша.

Үзгәртүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла).
  • 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла.
  • 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгы[2] белән Минзәлә педагогия укуханәсе Минзәлә педагогика көллияте итеп үзгәртелә.
  • 2010 ТР министрлар кабинеты карары[3] белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуханәдә РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта.[4]

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011) һәм ТР (1997) атказанган укытучысы.
  • 2015 елдан — Вера Муринова, в. б.
  • 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов.

Көллияттә укыганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли.

М. Җәлил музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көллият эчендә М. Җәлил бюсты

Экскурсияләр һәм дәресләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]