Минзәлә пугачевчылары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә пугачевчылары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
    Күп галимнәр Минзәлә шәһәренең исеме гарәпчәдән алынган дигән фикердә торалар. “Мәнзәл” сүзе элекке заманнарда “сәяхәтчеләргә туктап ял итү урыны” дигән мәгънәне аңлаткан. Археологларның Ык буенда тапкан әйберләре, борынгы кешеләр монда 100 мең еллар элек үк яшәгәннәр дип фаразларга мөмкинлек бирә. Бу җирләрдә элек-электән төрле милләт кешеләре: татар, башкорт, рус, чуваш, мари, удмурт, мордвалар яшәгән.
    Минзәлә өязе 18 гасыр башында ук Уралдагы Демидов заводларын икмәк белән тәэмин итеп торган. Минзәлә ярминкәләре бөтен Россиядә данлыклы булган. 1880 нче елларда анда товар әйләнеше 10 миллион сумга җиткән.
    Чалы, Минзәлә, Зәй, Алабуга тарихында тарихында Пугачев фетнәсе тирән эз калдыра. Бу якларга Пугачев турындагы беренче хәбәрләр 1773 нче елның октябрендә килеп җитә. Байсак Бектимиров җитәкчелегендәге отряд Минзәлә өязендә һәр авылда, халыкны җыеп, үзен патша Петр III дип атаучы Пугачев манифестын укый. Бу манифест крестьяннарны патша гаскәрләрен куып җибәрергә чакыра, алпавыт һәм чиновникларның байлыкларын талап бүлешергә рөхсәт бирә. Манифест крестьяннарның күңеленә бик хуш килә, инде октябрь ахырларында Минзәлә тирәсендә беренче Пугачев отрядлары оеша. Юшады, Исәнгол, Әхмәт, Сарсаз, Үрмәт авылы крестьяннары күршедәге алпавыт утарларына һөҗүм итәләр, талыйлар. 
    Пугачев Җаек буенда башланган фетнәне Чулман буена да таратырга гына түгел, ә аның белән идарә итәргә дә кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа күрә Минзәлә өязенә үзенең шәхси эмиссарын – Уфа өязе Бөрҗән волостеның йөзбашы Каранай Моратовны җибәрә.Каранай Моратов өяздәге аерым-аерым вак отрядларны бергә туплый һәм уклар, балта, мылтыклар белән коралланган крестьяннарны Минзәлә крепостендагы патша гаскәрләренә каршы юнәлтә.
     Имән стеналар белән ныгытылган Минзәлә патша хөкүмәтенең иң ышанычлы крепостьларының берсе булып санала. Декабрь башында крепость камалышта кала. 23 нче декабрь көнне крепость әйләнәсенә 10 меңгә якын крестьян җыела. Минзәлә елгасының икенче ярындагы 14 туптан атып, алар крепостьны утка тота башлыйлар. Атышлар көн буе дәвам итә. Икенче көнне ике якта да тынлык урнаша. 25 нче декабрьдә фетнәчеләр яңадан ут ачалар. 26 нчы декабрьдә 1500 кешелек фетнәчеләр отряды патша гаскәрләренә һөҗүм итә. Крепостьны штурмлау башлана. Ләкин гарнизондагы хәрбиләр, Минзәлә елгасындагы буаны җибәреп, фетнәчеләргә юлны ябалар. Крестьяннар крепостька икенче яктан һөҗүм итеп карыйлар. Тик биредә аларны капитан Алексеев отряды каршылый. Каты сугышлардан соң фетнәчеләр крепость тирәсендәге бистәгә бәреп керәләр. Берничә йорт һәм амбарга ут төртәләр. 6 солдатны үтерәләр. Сугыш кичке караңгыга кадәр бара. Крестьяннар патша тупларына каршы тора алмыйча, чигенергә мәҗбүр булалар.
    Фетнәчеләр, Дәвек, Маҗын авылларына чигенеп, шунда лагерь корып урнашалар. Хәрби хезмәткә өйрәтелгән патша гаскәрләре белән сугышта крестьян отрядлары көчсезләнә, шуңа күрә яңа штурм башларга кыймыйлар. Вакыт-вакыт махсус илчеләр җибәреп, алар Минзәләдәге отрядның Пугачевка кушылуын таләп итәләр. 
    12 гыйнвар көнне, фетнәчеләр көтмәгәндә, гарнизон солдатлары крепостьтан чыгып һөҗүм ясыйлар. Крестьяннар югалып калалар һәм кача башлыйлар. Фетнәчеләр арасыннан 22 кеше үлә, 50 кеше әсирлеккә эләгә. Каты сугыш вакытында патша гаскәрләрендә дә югалтулар була. Хәрбиләр яңадан крепостька кереп бикләнәләр. 
     Минзәләне камап тору март ахырына чаклы дәвам итә. Апрель аенда, елгада боз иртә кузгалып, крепостька бару юллары бикләнә. Крестьяннар авылларына таралыша. 
    Пугачев фетнәсе бастырылгач, патша хөкүмәте анда катнашкан крестьяннарны каты җәзалый. 
     Хәзерге Татарстан җирлегендә оешкан Пугачев отрядында руслар, татарлар, марилар, чувашлар, башкортлар булган.