Минзәлә районы гербы
Минзәлә районы гербы | |
Нигезләнү датасы | 24 ноябрь 2006 |
---|---|
![]() |
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы гербы - муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.
Герб Минзәлә муниципаль районы Советының 4 нче номерлы карары белән 2006[1] елның 24 ноябрендә расланган.
Герб теркәү номеры 2733 булган Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 86 номерлы кушымтага кертелгән.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«В лазоревом поле под червлёной главой золотой кречет, летящий вправо с воздетыми крыльями и с подобранными лапами».
Герб символикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Минзәлә районы гербы Минзәлә өязе гербына нигезләнгән, ул 1782 елның 8 июнендә расланган (иске стиль буенча), аның рус телендә тасвирламасы:
«Въ верхней части щита гербъ Уфимскій. Въ нижней — летящій золотой кречетъ, въ знакъ изобилія таковаго рода птицъ, въ голубомъ полѣ».
Хәзерге район гербы буыннар дәвамчанлыгы һәм тарихи традицияләрне саклау турында сөйли.
Гербның мактаулы фигурасы-кызыл башлык җирле халыкның иң яхшы сыйфатларын — хезмәт сөючәнлеген, көчен, батырлыгын символлаштыра. Ул район халкы ирешкән уңышларның үз куллары белән аерым мәхәббәт һәм хөрмәт белән башкарылуын күрсәтә.
Зәңгәр төс-намус, намуслылык, рухият, аяз күк символы.
Алтын-муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.
Герб тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Минзәлә муниципаль районы гербы 2006 елның 24 ноябрендә расланды. Ул Минзәләнең хәзерге шәһәр гербыннан кызыл башлыгы белән аерыла.
Район гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия советы тарафыннан Россия геральдистлар союзы белән берлектә түбәндәге составта эшләнгән:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Роберт Маланичев (Мәскәү), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Решение Совета Мензелинского муниципального района № 4 от 24.11.2006 "О гербе муниципального образования «Мензелинский муниципальный район Республики Татарстан»., archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-02-22
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 173-176. — 248 с.