Минзәлә районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә районы флагы latin yazuında])
Минзәлә районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Минзәлә районы

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы флагы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Флаг киңлегенең озынлыгына 2:3 нисбәтеннәнбулган туры почмаклы зәңгәр тукымадан гыйбарәт. Өске ягында кызыл полоса тукыманың 1/4 өлешен алып тора, ә зәңгәр өлешнең уртасында район гербыннан сары очкыч сурәте».

Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район флагы Минзәлә өязенең 3 (14) июль 1782 елда расланган тарихи гербына нигезләнгән гербны исәпкә алып эшләнгән, аның тасвирламасы күрсәтелгән:

«Въ верхней части щита гербъ Уфимскій. Въ нижней — летящій золотой кречетъ, въ знакъ изобилія таковаго рода птицъ, въ голубомъ полѣ».

Хәзерге район флагы күп буыннарның дәвамчанлыгын һәм тарихи традицияләрне саклап калуын раслый.

Флагның мактаулы фигурасы-югары як буйларындагы кызыл полоса җирле халыкның хезмәт сөючәнлеген, көчен, батырлыгын гәүдәләндерә. Ул район халкы ирешкән уңышларның үз куллары белән, аерым мәхәббәт һәм хөрмәт белән башкарылуын күрсәтә.

Зәңгәр төс-намус, намуслылык, рухият, аяз күк символы.

Сары төс (алтын) - муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]