Минзәлә шәһәрендә театрның барлыкка килүе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә шәһәрендә театрның барлыкка килүе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Минзәлә район үзәгендә әле дәүләт театры барлыкка килгәнче үк театр хәрәкәте башлангычлары сизелерлек дәрәҗәдә була. Бу төбәкнең сәнгати халәтен беренчеләрдән булып өйрәнгән Һ. Мәхмүтов моны болай тасвирлый: Минзәләдә театр хәрәкәтенең башлангычлары 1905-1907 еллардагы Беренче рус революциясеннән соңгы чорларга ук барып тоташа. Бу еллларда Минзәләдә дә спектакльләр кую, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү гадәткә керә.

1918-1919 елларда Минзәләдә мәгариф эшчеләре өчен курслар ачыла. Төрле яклардан җыелган татар укытучылары еш кына спектакльләр дә куялар, Г.Камал, М.Фәйзи һ.б. татар язучыларының әсәрләрен сәхнәләштерәләр.

1920 ел башларында Минзәлә мәгариф бүлеге бер күчмә труппа төзи. Аның җитәкчесе итеп театр түгәрәкләре оештыруда башлап йөргән Вәли Курмашин билгеләнә.

Татарстан Мәгариф халык комиссариятына, колхоз-совхоз театрлары оештыруны сорап, даими хатлар ява. Хезмәт ияләренең мондый теләкләре искә алына: 1931 елның августында районара колхоз театры төзелеп, ул Актаныш, Минзәлә, Мөслим якларына җибәрелә. Театрның җитәкчесе итеп – артист Хуҗа Шоңкаров, режиссеры итеп Әнәс Камал билгеләнә.

Минзәлә театры үзенең беренче иҗат адымнарын Чистай шәһәрендә башлый. 1933 елны сентябрь аенда Чистай шәһәрендә, Татнаркомпрос карары буенча, рус театры базасында татар театры оештырыла. Бу коллективны оештыруда Ю.Фарсин, Г.Зөлкарнәй, Р.Ишморат, С.Вәлиев һәм С.Булатовлар зур көч куялар. Яшь театрның сәнгать җитәкчесе итеп Габдулла Уральский билгеләнә. 1934-1935 елгы театр сезонында сәнгать җитәкчесе булып Габделхак Нагаев эшли. Ә инде 1935 елның март аенда Чистай театрының татар труппасына баш режиссер һәм директор итеп Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры артисты Сабир Өметбаев билгеләнә.