Миннехан Шәйдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миннехан Шәйдуллин latin yazuında])
Миннехан Шәйдуллин
Туган телдә исем Миннехан Габдулла улы Шәйдуллин
Туган 12 ноябрь 1939(1939-11-12)
ССРБ, РСФСР, Якутия АССР, Алдан
Үлгән 23 март 2017(2017-03-23) (77 яшь)
РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Балалар улы Вадим, кызы Гүзәл
Ата-ана
  • Габдулла (әти)
  • Фәүзия (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Миннехан Шәйдуллин, Миннехан Габдулла улы Шәйдуллин (1939 елның 12 ноябре, ССРБ, РСФСР, Якут АССР, Алдан2017 елның 23 марты, РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево) — рәссам-монументалист, Яр Чаллының бизәлешенә зур өлеш керткән шәхес. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1999). ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1983)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Шәйдуллин сеңлесе Мәрзия (у) белән. Васильево

1939 елның 12 ноябрендә Якут АССР Алдан шәһәрендә туган. Әтисе Габдулла, нахакка гаепләнеп, төрмәгә утыртыла һәм хәбәрсез югала. Әнисе Фәүзия улы Миннеханны һәм кызы Мәрзияне туган ягына — Мамадыш районы Хәсәнша авылына алып кайта. 1950 елда гаилә Тула өлкәсенә китә, Габдулла әнисе белән Скуратово бистәсендәге шахтада эшли. Бистәдәге рәсем студиясенә йөреп, сәнгать белән шөгыльләнә башлый. 1961 елда Татарстанга кайткач, Казан сәнгать укуханәсенә укырга керә, Харис Якуповта укый. Сәнгать укуханәсен тәмамлагач (1965), 19651967 елларда ТАССР сәнгать фондында хезмәт куя.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәләкәс елгасы аркылы салынган җәяүлеләр күпере
«Иске транспорт» композициясе. Муса Җәлил проспекты

Рәсем сәнгатенең төрле жанрларында бердәй уңышлы эшләүче рәссам. КамАЗ төзелеше башланган беренче көннәрдән үк, Яр Чаллыга килеп урнаша. «Камгэсэнергострой» оешмасында эшли. Рәссам шәһәрдә монументаль скульптура остаханәсе ача. Чаллының бик күп җәмәгать биналарының интерьерларын һәм экстерьерларын эшли. «Энергетик» мәдәният йорты, «Татарстан» кунакханәсенең мәҗлесләр залы, «Чулман», «Чаллы» рестораннары, КамАЗ һәм «Камдорстрой» ашханәләренең эчке һәм тышкы диварларын бизи. Иҗатының башлангыч чорында металл, төсле металл куллана: Мәләкәс елгасы аша салынган кыңгыраулы күпер, Чаллының Трансагентлык бинасы каршындагы (Муса Җәлил проспекты) «Иске транспорт» композициясе шундыйлардан. ССРБ рәссамнар берлегенә кабул ителгәч (1983), майлы буяу, графика, пастель техникасы белән иҗат итә башлый.

Иҗатында пейзажга өстенлек бирә: «Сөн елгасы», «Тарловка наратлары», «Татар зираты», «Чулман өстендә болытлар», «Бәсле иртә», «Салкын җәй» һ. б. Картиналарының күбесе Актаныш, Бакалы, Мамадыш районнарында ясалган.

Фәлсәфи-тарихи темага язган картиналары да иҗатында зур урын алып тора. «Мәңгелек. Болгарлар», «Ай тулганда» график рәсемнәре, «Егерме беренче ел», «Ата-бабалар җирендә фаҗига», «Кайту» триптихы милләт тарихын, аянычлы язмышын сурәтли. «Кара каргалар килде», «Бөркетләр оясы» картиналары Кавказдагы хәзерге заман вакыйгаларын бәян итә. «Иске Чаллы» шәлкеменә кергән 15 рәсемдә Чаллының ГЭС бистәсендәге Үзәк урамның зур төзелешләргә кадәр булган халәтен искә төшерә.

Татар әдәбиятына, бигрәк тә Тукай иҗатына зур игътибар бирә: «Кол Шәриф», «Габдулла Тукай», «Тукай намазлыгы», «Тукай карашы», «Моабит дәфтәре» һ. б. Китапларга (мәсәлән, Мансур Кашаповның «Кара язмыш» китабына) иллюстрацияләр дә ясый.

Рәссамның шәхси күргәзмәләре Казанның Габдулла Тукай музеенда, Милли-мәдәни үзәгендә, Праһада (Чехия), Словакиядә, Парижда оештырылган. Әсәрләре ТР сәнгать музеенда, Яр Чаллы һәм Әлмәтнең шәһәр картиналар галереяларында, РФ, Бөекбритания, Алмания, Польшадагы шәхси тупланмаларда саклана.

Татарстан телевидениесе рәссам иҗаты турында «Кыңгыраулар чыңы Чулманда» исемле телефильм төшергән (авторы Наилә Яхина).

2014 елдан Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә сеңлесе Мәрзия янында яши. 2017 елның 23 мартында инсульттан вафат[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фидаил Мәҗитов. Йөрәктән тамган гүзәллек. «Мәйдан», 2007 ел, март, 111-115нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]