Минар мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минар мәчете latin yazuında])
(Минор мәчете битеннән юнәлтелде)
Мәчет
Минар мәчете
үзб. Minor masjidi
Ил Үзбәкстан
шәһәр Ташкәнт, Юнысабад районы, Минар берк ур., 1
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчет
Төзелеш еллары 20132014 еллар
Төп даталар:
2014 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Минар мәчете (үзб. Minor masjidi, Минор масжиди) — Үзбәкстан башкаласы Ташкәнт шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчет. 2014 елның 1 октябрендә Корбан гаете алдыннан ачылган, 4 октябрендә җәмәгать белән беренче намаз укылган. Ачылу тантанасында Үзбәкстанның беренче президенты Ислам Габделгани улы Кәримов катнашкан[1]. Минар мәчете — Үзбәкстанның иң зур мәчетләреннән берсе[2].

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчеткә «Минар» исеме бирү аның шул ук исемдәге микрорайонда һәм Минар зираты янында урнашкан булуы белән бәйле. Минар сүзе «маяк»[3], «биеклек» кебек мәгънәләрне аңлата. Бу районның аксакаллары сүзләренә караганда, борынгы заманда бу район шәһәрнең башка өлешләренә карата биеклектә урнашкан булган[4].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның июленә Үзбәкстанда 2037 мәчет эшләп килә, 14 700 үзбәкстанлыга бер ислам гыйбадәтханәсе туры килә.

Минар мәчете дәүләт бюджеты һәм Үзбәкстан мөселманнары идарәсе хисабына төзелгән. Үзбәк чыгышлы миллиардер Алишер Усманов, мөрәҗәгать итсәләр, мәчет төзелешенә финанс ярдәме күрсәтергә әзер булуын әйтә. Төзелеш эшләре 2013 елда башланган, 2014 елның октябренә Корбан бәйрәме алдыннан тәмамлана. Төзелеш эшләренең барысын да Үзбәкстан осталары башкарып чыга. Мәчеттә бер үк вакытта 5000нән артык мөселман намаз укый ала. Имам-хатыйб (2019 елга кадәр) — Рәхимбирде Рахманов (8.10.1977), 2019 елдан — Фазылҗан Убайдуллаев[5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең тирә-ягындагы территориясе белән гомуми мәйданы 4,5 гектар, бинаның үз мәйданы 1036 квадрат метр.

Бина традицион милли стильдә төзелгән, ике манарасы һәм күк йөзе формасындагы гөмбәзе бар. Мәчет бетоннан салынган, мәчет диварлары тышкы яктан Кытайдан китерелгән ясалма ак мәрмәр белән капланган. Мәчетнең эчке өлеше нәкыш стилендә бизәлгән. Михрабның бер ягына өскә хаттатлар «Аллаһ», икенче ягына «Мөхәммәд» сүзе язган. Михрабның ян-ягына Коръәннең Бәкара сүрәсеннән 285–286 нчы аятьләр язып куелган. Михраб Сәмәркандның Регистан комплексындагы Тыйлля-Кяри мәдрәсәсе михрабы үрнәгендә ясалган. Мәчет тирәсенә утыртылган кыйммәтле декоратив куаклар Бельгиядән китерелгән. Ике яктагы ике манараның биеклеге 45 метр, зәңгәр гөмбәзнең (җирдән) биеклеге 34 метр, капка өстендәге диварның (портал) биеклеге 35 метр. Мәчетнең ике ягындагы верандалардагы агачтан уеп ясалган 18 колоннаны, төрле үлчәмдәге 32 ишекне Украинадан китерелгән бук агачыннан Ташкәнт осталары ясаган. Мәчет төзелешенә илнең барлык өлкәләреннән осталар җәлеп ителгән. Мәчет каршына фонтан урнаштырылган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Минар җәмигъ мәчете турында мәгълүмат, archived from the original on 2014-12-25, retrieved 2019-11-21 
  2. В Ташкенте открылась мечеть «Минор» — одна из крупнейших в стране. StanRadar, 03.10.2014(рус.)
  3. Мәнар (гарәп. منار‎) — маяк; мәнарә (гарәп. منارە‎) — манара (башня, минарет). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 313.
  4. Минар җәмигъ мәчете тарихы.(үле сылтама) Мәчетнең рәсми сайты
  5. Тошкентдаги марказий масжидларга янги имом-хатиблар тайинланди.(үле сылтама) minor.uz