Мирас (мәчет, Дүртөйле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирас (мәчет, Дүртөйле) latin yazuında])
Мәчет
«Мирас» мәчете
баш. «Мирас» мәсете
Ил Россия
Шәһәр 452300,
Башкортстан,
Дүртөйле, Ленин ур., 15
Координатлары 55.486469, 54.859390
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН / 2682нче санлы җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы керү юлында урнашкан мәчет
Төп даталар:
1995 ел – ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

«Мирас» җәмигъ мәчете (баш. «Мирас» йәмиғ мәсете) – Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Дүртөйле мөхтәсибәте составындагы «Мирас» җәмигъ мәчетенең 2682нче санлы җирле мөселман дини оешмасы» карамагында. Имам-ахун – Рамил Рафаэль улы Исәнбирдин[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елда Дүртөйле җирле мөселман җәмгыяте мәчет төзү башлангычы белән чыга. Мәчет аерым иганәчеләр һәм Дүртөйле районы хуҗалык оешмалары ярдәме белән төзелгән. 2003 елның 18 мартында юридик зат буларак теркәлү узган [2]

«Мирас» мәчете – Дәүртөйле шәһәре һәм районының ислам дине үзәге, биредә мөхтәсибәт җыелышлары уза. Мәчетнең имам-хатибымөхтәсиб (1995 елдан) Рамил Рафаэль улы Исәнбирдин[3].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бинасы соры кирпечтән бер катлы итеп төзелгән, шулай ук аскы (цоколь) каты бар. Аскы катта (мәйданы 185 кв. м.) хезмәткәрләр өчен һәм уку кабинетлары, кунаклар өчен бүлмәләр, юыну бүлмәләре, ашханә һәм склад урнашкан. Мәчетнең түбәсе чатыр формасында. Манарасы кирпечтән өелгән, шпиле белән бергә биеклеге 30 метр. Намаз залы мәйданы 200 кв.м. Хатын-кызларга намаз уку өчен аерым урын бүленгән[3].

Мәчет каршында ислам дине нигезләренә өйрәнү буенча ике еллык курслар эшли. 2013 елга әлеге курсларны 1 300 кеше тәмамлаган[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Местная мусульманская религиозная организация соборной мечети «Мирас». Религии Башкортостана
  2. МРО Мечеть "Мирас" г. Дюртюли, ИНН 0260005850
  3. 3,0 3,1 3,2 Мирас, мечеть. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]