Мирзахәниф Шәрипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирзахәниф Шәрипов latin yazuında])
Мирзахәниф Шәрипов

Мирзахәниф Мирзашәриф улы Шәрипов Актаныш районы Чалманарат авылында 1916 елның 10 ноябрендә сәүдә эше белән яратып шөгыльләнүче Мирзашәриф агай гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе Гөлчирә Яңа Кормаш авылы кызы була. Үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә аңа. Такталачык авылында башлангыч, Иске Кормашта җидееллык мәктәпләрдә укып, Минзәлә педагогия училищесында белем алучы Мирзахәниф, көтмәгәндә-уйламаганда, очучы булырга карар кыла. Моңа Минзәләдә укыган чорда очраклы рәвештә генә бер очучы белән сөйләшеп-танышып китүе сәбәп була. Килешле хәрби киемдәге шул ир-ат җитди йөзле яшүсмернең очкыч белән ныклап кызыксынуын күреп, аңа военкомат аша аэроклубка яисә училищега укырга барырга киңәш бирә. Егетнең иңнәренә тылсымлы канатлар куйган шул ике сүз аны тиз арада Минзәлә район хәрби комиссариатына китерә. Очучы булырга теләгән 27 егетнең барысын да Хәрби комиссариат юлламасы белән Казанга – очучылар хәзерли торган махсус мәктәпкә җибәрәләр. Андагы комиссия һәркемне саулык-сәламәтлек, аң-белем ягыннан бик нык тикшерә. Нәтиҗәдә, 27 кешенең нибары өчесенә әлеге мәктәпкә керү бәхете елмая. Мирзахәнифне сәламәтлеге бик әйбәт булса да, буе бераз кечкенәлектән, укырга ала алмауларын әйтеп, киләсе елга килергә кушып, өенә кайтарып җибәрәләр... Әмма инде егетнең хәрби хезмәткә алыныр чагы да килеп җиткән була. Мирзахәниф бер ел дәвамында Белоруссия хәрби округында кавалерия полкында тырышып хезмәт итә. Әмма «очучы булырга!» дигән теләге күңеленнән китми аның. Бер көнне Мирзахәниф, кавалерия полкы комиссары янына барып, очучылар хәзерли торган хәрби училищега укырга китәргә теләвен әйтә. Әмма комиссарның һәр яктан да үрнәк әлеге татар егетен һич кенә дә полктан җибәрәсе килми. Шуннан соң Мирзахәниф, зур тәвәккәллек күрсәтеп, СССРның Оборона халык комиссары К.Е Ворошиловка хат яза. Озак та үтми, 1938 елның 16 августында Мирзахәнифкә Ворошиловтан тиз арада Чиләбегә – хәрби очучылар һәм штурманнар әзерли торган училищега чакыру килә. Мирзахәнифнең теләге тормышка аша! Әмма училищеда уку өчен урта белемең булу кирәк икән – Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның катгый таләбе шундый! Хәрби училищеда аңа укырга керергә соңга калуын, комиссия членнарының инде таралышуын әйтсәләр дә, нарком Ворошиловның хатын күрсәткәч, фикерләре үзгәрә. Сәләтле-зиһенле егеткә имтиханнарны укытучыларның өйләренә барып тапшырырга рөхсәт итәләр, өч көн эчендә ул барлык сынауларны да бирә. 1938 елның сентябреннән 1940 елның декабренә кадәр Мирзахәниф хәрби училищеда штурман һөнәрен үзләштерә. Хәрби училищены тәмамлагач, аны еракка очарга сәләтле бомбардировщиклардан торган 219 нчы авиация полкына билгелиләр. Ул ике моторлы, 1100 ат көчле, сәгатенә 445 км тизлек белән 3800 км араны үтәрлек данлыклы Ил-4 бомбардировщигында штурман булып хезмәт итә башлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән дүрт кешелек Шәриповлар экипажы 1941 елның 22 июнендә Брянск күгендә беренче чыныгуны ала, дошманга каршы батырларча сугыша. 1941 елның 27 июлендә Белоруссиянең Орша шәһәре янында фашистларның танк колонналарын бомбага тотканда алар төркемендәге күп кенә очкычлар дошманның зенитка утлары эчендә кала. Алар очкычына да фашист снаряды килеп тия, арткы өлештәге укчы шунда ук һәлак була. Экипажның калган өч вәкиле тиз генә уртак фикергә килеп, легендар очучы, Советлар Союзы Герое Николай Гастелло үрнәгендә, яна башлаган очкычларын дошманның танк колоннасы өстенә юнәлтә. Җиргә якынаер алдыннан гына соңгы ике бомбаны да фашистлар өстенә ташлыйлар. Әнә шул бомбалар аларның гомерен саклап кала да: куәтле һава дулкыны очкычны күккә чөя дә, янәшәдәге камышлы сазлыкка илтеп ташлый. Үзләренең полкларына яраланган сугышчылар шактый көннәр узгач кына кайтып җитә. Сугышчан иптәшләре аларны батырларча һәлак булганга санап, туган якларына “похоронка”лар җибәрергә һәм хөкүмәтебез бүләкләренә тәкъдим итәргә өлгергән булалар. Мирзахәниф Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ут капкан очкычларын җиргә төшергәндә башы белән оптик приборга бәрелеп контузия алганлыктан, аңа берничә ай госпитальдә ятып дәваланып чыгарга туры килә. Лейтенант-штурман Шәрипов Җиңү көнен Белоруссиянең Гомель өлкәсендәге Речица шәһәре госпиталендә каршылый. Өч Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Сугыш беткәннән соң ул тагын тугыз ай хәрби хезмәттә була, 1946 елның мартында армия сафларыннан демобилизацияләнә. Сугыштан соң да яраткан очучылык һөнәрен ташламый, 53 ел гомерен авиациягә багышлый. Чалманарат авылы гастеллочысы 2010 елның апрелендә Вологда шәһәрендә вафат була.