Мирзаҗан Байкиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирзаҗан Байкиев latin yazuında])
Мирзаҗан Байкиев
Туган телдә исем Мирзаҗан Хөррәмсә улы Байкиев (фоторәсемдә — уңда, сулда — мөгаллим Хәсән Булатов)
Туган 1868(1868)
РИ, Пенза губернасы, Бәйки
Үлгән 31 гыйнвар 1942(1942-01-31)
ССРБ, РСФСР, Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре һәйкәлче, реставратор
Эш бирүче Эрмитаж-Казан[d]

 Мирзаҗан Байкиев Викиҗыентыкта

Мирзаҗан Байкиев, Мирзаҗан Хөррәмсә улы Байкиев (1868 ел, Россия империясе, Пенза губернасы, Бәйки1942 елның 31 гыйнвары, ССРБ, Ленинград) — беренче татар һөнәри скульпторы һәм рәссам-реставраторы. 1906-1941 елларда Ленинград Эрмитажында реставратор. Бюстлар ясау остасы. Ленинград камалышы вакытында барлык иҗат иткән эшләре ватылган. Бер бюсты Казанда Милли музейда сакланган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1868 елда Россия империясе Пенза губернасы Темников өязе (хәзерге Мордовиянең Краснослободский районы) Бәйки авылында игенче гаиләсендә туган. Санкт-Петербургка барып, барон Штиглицның Үзәк техник рәсем ясау укуханәсен (сәнгать һөнәр мәктәбе, ru) тәмамлаган (1892), сын ясарга өйрәнгән һәм шул өлкәдә эшли башлаган. 1892-1895 елларда Царское Селода, 1895-1897 елларда Нарва, Вильно шәһәрләрендә реставрация эшләрендә катнаша. 1906 елдан вафатына кадәр Ленинград Эрмитажы музеенда рәссам-реставратор, классик һәйкәлләрнең консерваторы (саклаучы һәм сипләүче) булып, 1932-1938 елларда Ленинград антропология һәм этнография музееның (рус. МАЭ, хәзерге Кунсткамера) антропология бүлегендә скульптор-реставратор булып эшли. Төрле халыклар вәкилләреннән гипс маскалар, баш сөяге муляжлары әзерли, Иске Кирмән һәм Мангул каберлекләреннән палеонтропология объектларын, сөяк материалын сипли[1].

1942 елның 31 гыйнварында, Ленинград камалышының беренче кышында вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
М. Х. Байкиев. Шиһабетдин Мәрҗанинең скульптур портреты

Һәйкәлчелек белән шөгыльләнә. Эрмитажда ательесы була. Унлап татар мәгърифәтче, шагыйрьләреннән (инкыйлабка кадәр) Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Исмәгыйль Гаспринский, (инкыйлабтан соң) Мулланур Вахитов, Габдулла Тукай, Фатих Әмирханның скульптур (һәйкәл) портретларын ясаган. 1912-1913 елларда Казан Шәрыкъ көтепханәсендә күргәзмәсе оештырыла. Иҗаты турында драматург Риза Ишморатның 1928 елда «Безнең юл» журналында басылган мәкаләсе бар[2] («Казан утлары» 2006 елның 2нче санында мәкаләне күчереп баса). Бакый Урманче 1929 елда «Безнең юл» журналында «Карт татар скульпторы Мирзаҗан ага Байкиев» мәкаләсен, 1960 елда «Совет әдәбияты» журналында тагын бер мәкалә бастырган.

1939 елда Татарстан АССР Үзәк музее (хәзерге ТР милли музее) М. Х. Байкиев 1926 елда эшләгән Ш. Мәрҗаниның бюстын сатып ала.

Казан тикшерүчесе, сәнгать фәннәре кандидаты Т. Н. Кривошеева 2011 елда Бакый Урманчега багышланган конференциядә Мирзаҗан Байкиев иҗаты турында чыгыш ясый.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакый Урманче. «Карт татар скульпторы Мирзаҗан ага Байкиев». Китапта: Баки Урманче и татарская культура. К.: «Фән», 2005. 567нче биттә. ISBN 5-9690-0031-0:

Үзе белән бергә Питерга килеп, зур ресторанда официант булу идеалына ирешкән һәм Санкт-Петербург аристократиясенең иске-москысы белән сату итеп баеган иптәшләре «сын ясаучы», «тәре ясаучы» дип аптыраткач, бервакыт Муса Бигиевка фәтва сорарга барган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С. М. Червонная. Искусство Советской Татарии. М.: «Изобразительное искусство», 1978.
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 30нчы бит.
  4. Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: Издательство «Фән» Академии Наук РТ, 2005. ISBN 5-9690-0031-0
  5. Марат Сафаров. Из истории одной фотографии. «Татар дөньясы», №4, 2015, 13нче биттә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]