Мирза Таһиров урамы (Әлмәт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирза Таһиров урамы (Әлмәт) latin yazuında])
Мирза Таһиров урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Әлмәт

Мирза Таһиров урамы (рус. улица Тагирова, улица Мирзы Тагирова) — Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге урам. 1976 елдан Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленин һәм 3нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, 1945 - 1970 елларда Әлмәтнең 1нче санлы мәктәбе директоры булган Татарстан АССР атказанган укытучысы Мирза Каюм улы Таһиров (19091976) исемен йөртә[1]. Почта индекслары: 423451, 423462. Код ОКАТО: 92405000000

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт микрорайонында Комсомол урамы белән киселештә башлана. Дала Зәе елгасына коючы сулы ерымны кисеп чыга. Һерцен урамы белән киселештә тәмамлана. Вахитов урамы, Калинин урамы, Совет урамы, Габдулла Тукай урамы, Нариманов урамы, Таһиров тыкрыгы, Девон урамы, Тельман урамы, Некрасов урамы, Мәҗит Гафури урамы, Шәһәр урамнары белән кисешә.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 33нче йорт — М. К. Таһиров исемендәге 1нче санлы урта мәктәп

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айгөл Әхмәтгалиева. «Тамырлардан безне танырлар...» «Безнең мирас», 2014 ел, август, 53нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]