Мирон Решетников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирон Решетников latin yazuında])
Мирон Решетников
Туган 27 август 1897(1897-08-27)
Алнаш районы, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән билгесез

Мирон Решетников (рус. Мирон Лаврентьевич Решетников,[1] 27 август 1897(18970827), Юмьяшур, Алабуга өязе, Вәтке губернасы, Россия империясе[2]—билгесез) — удмурт совет дәүләт эшлеклесе, Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы.

Казан авыл хуҗалыгы институтында укыган (1930—1934, бетермәгән). Мәжгә өяз җир идарәсе авыл хуҗалыгы асбүлеге башлыгы, Мәжгә өязе белән идарә итү оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире, Мәжгә өяз шурасы башкарма комитеты рәисе (1922—1925), Ижау куланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире, Төньяк район кустар, авыл хуҗалыгы һәм кредит кооперативлары Глазов идарәсе рәисе урынбасары, рәис, Вот өлкә авыл хуҗалыгы һәм кредит кооперативлары берлеге мөдире, Вот өлкә финанс бүлеге мөдире (1925—1930), Удмурт өлкә план комиссиясе рәисе (1933—1936), Удмурт АССР Халык комиссарлары шурасы рәисе урынбасары (1937), Удмурт АССР Үзәк башкарма комитеты рәисе (1937).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]