Мирослав Одинак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирослав Одинак latin yazuında])
Мирослав Одинак
Туган 19 гыйнвар 1946(1946-01-19)[1] (78 яшь)
Боровцы[d], Кицманский район[d], Черновцы өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Саратовский военно-медицинский институт[d]
Һөнәре табиб, невролог
Эш бирүче С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Мирослав Одинак (19 гыйнвар 1946 ел) — ССРБ һәм Россия неврологы, медицина хезмәте полковнигы, Россия Медицина ФА әгъза-корреспонденты (2005), Россия ФА әгъза-корреспонденты (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Одинак Мирослав Михайлович 1946 елның 19 гыйнварында УССР-ның Черновцы өлкәсе Кицмань районы Боровец авылында туган.

1969 елда — Сарытау хәрби-медицина институтының хәрби-медицина факультетын тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, өлкән хәрби табиб булып хезмәт итә — Брянск өлкәсе Сеща бистәсендәге Хәрби-һава көчләре частеның медицина пункты начальнигы .

1973 елдан алып — С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә эшли, анда нерв авырулар кафедрасы ординаторыннан нерв авырулар кафедрасы өлкән укытучысына (1990), нерв авырулары кафедрасы начальнигы — РФ Оборона Министрлыгының Баш невропатологы МО РФ (1994), РФ ОМ Баш неврологы (2006), Хәрби Медицина академиясенең нерв авырулар кафедрасы профессорына (2014 елдан алып) чаклы юл үтә.

1980 елда — кандидатлык диссертациясе яклый, ә 1995 елда «Неврология сочетанной черепно-мозговой травмы»темасына докторлык диссертациясе яклый.

1995 елда — профессор гыйльми исеме бирелә.

2005 ел —РМФА-ның әгъза-корреспонденты.

2014 ел —Россия ФА әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни тикшеренүләре хәрби һәм тыныч шартларда үзәк нерв системасының җәрәхәтләрдән зарарланган, нерв системасына экстремаль факторларның җәрәхәтләнүдән периферия нервларына йогынтысы белән бәйле.

600-дән артык гыйльми хезмәт авторы, шул исәптән 11 монография (алар арасында монографияләр «Неврология конузионно-коммуникационных повреждений мирного и военного времени»), дәреслекләр, уку әсбаплары, методик тәкъдимнәр, белешмәләр (алар арасында «Клиническая диагностика в неврологии» (2007), «Указания по военной неврологии и психиатрии» (2007), «Заболевания и травмы периферической нервной системы» (2008), «Утопическая диагностика заболеваний и трав нервной системы» (2010), «Нервные болезни» (2014).

Аның җитәкчелегендә 42 кандидатлык һәм 20 докторлык диссертацияләре якланган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • Россия Федерациясенең Атказанган табибы (1995)[2]
  • "Яхшы эшчәнлеге өчен"отличие билгесе
  • Хәрби МА мактаулы докторы (2011)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Мирослава Михайловича Одинака РФА рәсми сайтында
  1. https://www.biografija.ru/biography/odinak-miroslav-mikhajlovich.htm
  2. Указ Президента Российской Федерации от 27.02.1995 № 214. kremlin.ru. 2019-11-14 тикшерелгән.