Мирсалих Бикчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирсалих Бикчурин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мирсалих Бикчурин
Туган телдә исем Мирсалих Мирсәлим улы Бикчурин
Туган 1820(1820)
Уфа губернасы Стәрлебаш авылы
Үлгән 7 март 1903(1903-03-07)
Ырынбур
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Әлма-матер Неплүев кадет курпысы
Һөнәре шәркыятьче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе,

Мирсалих Бикчурин – Русия дәүләт хезмәтендәге тылмач, шәркыятьче-галим, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәттә хакыйкый дәүләт киңәшчесе званиесенә кадәр күтәрелә.[1]

Чыгышы һәм тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирсалих Мирсәлим улы Бикчурин 1820 елда Стәрлебаш авылында туа. Русия дәүләт хезмәтендә торучы Касыймнан чыгышлы татар морзалары нәселеннән.[2] Атасының абыйсы Миндияр Бикчурин (1735 – 1821) Ырынбур чик буе комиссиясендә хезмәт итеп, Урыс дәүләтенең миссиясе буенча казакъ ханнары һәм Бохара әмире арасына илчелек итә. Атасы Мирсәлим Бикчурин Ырынбур таможнясында пакгауз инспекторы булып эшли.[3][4]

Мирсалихның Бәйрәкә мәдрәсәсендә укуы мәгълүм. 1838 елда Ырынбурдагы Неплюев хәрби училищесен тәмамлагач, Ырынбур чик буе комиссиясе канцеляриясендә тәрҗемәче (драгоман) булып эшли. 1841-78 дә Неплюев кадетлар корпусында гарәп, фарсы, татар телләре укыта, бер үк вакытта (1850-69) Ырынбур чик буе комиссиясе каршында казакъ балалары өчен ачылган мәктәптә татар һәм казакъ теле дәресләре алып бара. Аның төп эше яшь офицерларны, ягъни булачак патша чиновникларын татар, башкорт, казакъ, фарсы, гарәп телләренә өйрәтү була.

1866 елда Неплюев училищесы Ырынбур хәрби гимназиясен итеп үзгәртелә. Татар теле биредә 1875 елга кадәр укытылды. 1870 елларда Бикчурин Ырынбур генерал-губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче һәм хәрби гимназиядә укытучы булып эшли. Рус гаскәрләренең 1865, 1866, 1871-73 тә Урта Азиягә яулары вакытында тәрҗемәче буларак катнаша. Рус география җәмгыятенең Ырынбур бүлеге хакыйкый әгъзасы; 1890 еллардан Ырынбур Гыйльми архив комиссиясе рәисе.

1885 елда Бикчурин кандидатурасы Ырынбур мөселманнар диния нәзараты мөфтие вазифасына билгеләнү өчен өйрәнелә.

2 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

83 яшендә 1903 елда Ырынбурда вафат.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мөгаллим әүвәл фи-тәгълим лисан әл-гарәп вә әл-фарси, вә әл-татари (“Гарәп, фарсы, татар телләрен һәм кыскача аңлатма белән Оренбург өлкәсендәге башкорт, кыргыз шивәләрен өйрәнү буенча һәм аңа рус-фарсы-татар сүзләре, сөйләшләре, язмалары кушымтасы булган башлангыч кулланма”). Казан, 1859.
  • Бекчурин, Мир–Салих. Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков с наречиями бухарцев, башкир, киргизов и жителей Туркестана, и с русско–персидско–татарскими словами, расположенными по предметам, разговорам и прописями. Сост. Мир–Салих Бекчурин, препод. восточ.яз. Изд.2–е, доп. – Казань: тип. имп. Ун–та, 1869, 159 с. 4 л. прописей.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]