Мирсал Исмәгыйлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирсал Исмәгыйлев latin yazuında])
Мирсал Исмәгыйлев
Туган 25 декабрь 1931(1931-12-25)[1]
Абзан, Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 24 апрель 2010(2010-04-24) (78 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, hospital chief executive officer
Эш бирүче Исәнгол

Мирсал Исмәгыйлев (25 декабрь 1931 ел24 апрель 2010 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәр, табиб-психиатр. 1959-1980 елларда Исәнгол үзәк район хастаханәсенең баш табибы. «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры (1976).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мисал Зәйнәгабдин улы Исмәгыйлев 1931 елның 25 декабрендә Башкорт АССРның Зиянчура районы Абзан авылында колхозчы гаиләсендә туа[2].

Үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, бераз прокуратурада, район газетасында җаваплы секретарь, Баеш урта мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Аннары Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.

1957 елда яшь белгеч туган авылы Абзанга табиб булып эшкә кайта. Участок хастаханәсендә хирург булып хезмәт эшчәнлеген башлый.

1959 елда Исәнгол үзәк район хастаханәсенә эшкә күчерелә.

19681972 елларда Красноусол шифаханасендә — бүлек мөдире, шул ук вакытта җәмәгать эше — фирка оешмасы секретаре эшен алып бара.

19731980 елларда Зиянчура районы Исәнгол үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазыйфасын башкара.

Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында район хастаханәсендә табиб-психиатр булып эшли[3].

Зиянчура районының мактаулы гражданы (2009).

Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны.

2010 елның 24 апрелендә вафат була.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мирсал Исмәгыйлев үзе эшләгән поликлиникада музей ача. Биредә районда эшләгән һәм эшләп киткән табиблар, сәламәтлек саклау эшенең элеккеге һәм хәзерге вакыттагы казанышлары турында күп мәгълүмат тупланган;
  • Генерал Миңлегали Шайморатов җитәкчелегендәге 112-нче Башкорт атлы дивизиясе составында сугышкан яугир-зианчуралылар турында материаллар җыя;
  • Башкорт АССР Югары Советының беренче рәисе Рәхим Кирәй улы Ибраһимовның туган төбәгендә аның җитәкчелегендә музей ачыла.
  • 2009 елда «Зиянчура районының сәламәтлек саклау хезмәте: кичә һәм бүген» («Здравоохранение Зианчуринского района: вчера и сегодня») исемле бай мәгълүматлы китап чыгара[3].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исмагилов М.З., Здравоохранение Зианчуринского района: вчера и сегодня [Текст]: очерки о становлении здравоохранения района /М.З. Исмагилов , Исянгулово.- 2009.- С.144

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 елда үзәк район хастаханәсе поликлиникасы бинасында Исмәгыйлев Мирсал Зәйнәгабдин улы хөрмәтенә мемориаль тактаташ куела[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]