Мирсәет Сөнгатуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирсәет Сөнгатуллин latin yazuında])
Мирсәет Сөнгатуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Мирсәет Миншәһит улы Сөнгатуллин

Туу көне

25 июль 1953(1953-07-25) (70 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Татар Борнае

Эшчәнлек еллары

1984 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Энергетик» мәдәният сарае (Чаллы)
Татар дәүләт филармониясе
ТДОһБТ
Мәскәү өлкәсе филармониясе
«Казан» ММҮ

Бүләкләр
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТР халык артисты - 1998РФ атказанган артисты - 2009«Фидакарь хезмәте өчен» медале - 2019
sungatullin53

Мирсәет Сөнгатуллин, Мирсәет (Мирзәет)[1] Миншәһит улы Сөнгатуллин (1953 елның 25 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Татар Борнае) — җырчы (лирик баритон), РФ атказанган (2009), Татарстанның халык (1998) артисты. Әлки районының мактаулы ватандашы (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 25 июлендә Әлки районы Татар Борнае авылында алты балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Әтисе — Миншәһит, әнисе — Миңнегөл, Спас районы Чәчәкле авылыннан. Мирсәет Сөнгатуллин җырга мәхәббәтне әнисеннән күчкән, дип саный. Радиодан Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакировны тыңлап үсә. Сәхнәгә беренче кат 1965 елның 29 октябрендә, Комсомол көнендә чыга — баянсыз гына Фәтхерахман Әхмәдиевның «Чистай вальсы»н башкара. Авыл һәм район сәхнәләрендә җырлап, төрле бәйгеләрдә катнашып, мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин анда укый алмый. Дербышкидагы 33нче һөнәри-техник укуханәдә ташчы һөнәрен үзләштерә. Укуны тәмамлагач, бер ел төзелештә эшли, Казанда йортлар сала. Чехословакиядә хәрби хезмәт үтә. Армиядән соң, Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадасында эшләп ала. Яр Чаллыга, КамАЗга килеп, төзелешкә урнаша. Автокранчы һөнәренә укый. Көндез автокран угы белән идарә итә, кичен «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә җырлый.

Чаллы Сабан туенда «Тәфтиләү»не җырлаганын Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов ишетә. Аның чакыруы буенча Казанга килеп, консерваториянең вокал бүлегендә Идеал Ишбүләков классында укый. Консерваторияне «опера-концерт җырчысы, укытучы» белгечлеге буенча тәмамлый. Диплом алгач, 1984 елдан Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Концерт бригадасы белән ил буйлап йөри. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши, Казанда эшли. Аннары Мәскәү өлкәсе филармониясенә эшкә урнаша. Музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән «Бәйрәм» ансамбле оештыра (1986—1989 еллар). Анда Равил Харисов белән бергә җырлый. Эстрада һәм татар халык җырларын башкаралар. Ансамбль Советлар Берлегендә, чит илләрдә татарлар яшәгән төбәкләрдә бик тиз популярлаша.

1989 елның көзендә Минтимер Шәрип улы Шәймиев чакыруы буенча Казанга кайта. Гаиләсенә ике бүлмәле фатир бирәләр. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый, аннары «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчә.

Мирсәет Сөнгатуллинның репертуарында халык җырлары да, композиторлар әсәрләре дә бар: «Эскадрон», «Уел», «Тәфтиләү», «Шәле тәрәзәләре», «Әлкием», «Алимәкәй» һ. б. Онытыла барган татар композиторларының җырларын концертларына кертергә тырыша. Иҗатында үзе көйгә салган җырлар да шактый.

2010 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән[2]

«Иделгә тиңдер...»

Халык җырчысы Мирсәет Сөнгатуллинга
Әлкием, дип җырлый,
Сарманым, дип,
Мөслимем, дип кайчак моңлана.
Хакыйкатьтә, кайсы чишмәләрдән
Моңнар алып үскән бу бала?..
Син җырлаган чакта кемнәрнеңдер
Ишеткәлим шулай дигәнен.
Дөрестән дә, бердәй үз күрәсең
Идел-йортның һәрбер төбәген.
Бәлки шуңа сине һәрбер төбәк
Үз җырчысы итеп саныйдыр,
Читтә яшәүчеләр җырларыңда
Туган ягын үзенең таныйдыр.
Мин дә таныйм авылым басуларын,
Урман моңын, кошлар сайравын,
Ишетәм кебек Борнай чишмәсенең
Инеш булып чылтырауларын.
Хыялымда күрәм шул инешнең
Кушылуын Идел-елгага.
Юмарт Идел барыр юлларында
Һәр төбәкне тигез сугара...
Юккамыни, һәркем газиз күреп:
«Иделем, ди, минем Иделем!..»
Шул Иделгә тиңдер, әй җырчыбыз,
Халык моңын җыйган күңелең...
Шамил Маннапов, 2003

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Кадрия Госман кызы, чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районыннан. Мәскәүдә никахлашканнар. Уллары Алмаз, Мәскәү консерваториясен тәмамлаган опера җырчысы (драматик баритон)[3], Мәскәүнең яңа опера театрында эшли.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордчы була: 2016 елда 205 татар халык җыры һәм мөнәҗәтен туплап диск чыгара. Әлеге дискны тыңлау өчен 14 сәгать вакыт кирәк. Исеме РФ һәм Бөтендөнья рекордлар китапларына кертелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рифкать Бикчура. Халык җырчысы(үле сылтама). «Сәхнә», 2018 ел, 18 июль.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]