Мирсәй Гариф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирсәй Гариф latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мирсәй Гариф
М.Гарипов.jpg
Тугач бирелгән исеме: Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов
Туу датасы: 1 май 1946(1946-05-01) (72 яшь)
Туу урыны: ТАССР Азнакай районы Зур Сукаеш
Милләт: татар
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Юнәлеш: публицистика, тарих
Жанр: очерк
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе
(кызыксындыру премиясе) (2013)

Мирсәй Гариф (псевдоним), чын исеме Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов, рус. Гарипов Марсель Мухамматшинович (1946 елның 1 мае, ТАССР, Азнакай районы, Зур Сукаеш) — язучы, һәвәскәр тарихчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2011). «Ык таңнары» төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе (2002 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Имән авылында очрашуда. 2016

1946 елның 1 маенда Татарстан АССРның Азнакай районы Зур Сукаеш авылында туа. Ютазы районы Кызылъяр башлангыч, Баулы урта мәктәбен (1965), Томск төзүче инженерлар институтын (1970), Новосибирск төзүче-инженерлар институтында аспирантура (1980) тәмамлый. Томск уку йортының архитектура кафедрасында ассистент һәм фәнни хезмәткәр булып эшли.

  • 1976 елдан «Томскреставрация» остаханәсендә өлкән архитектор, 1980 елдан фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе.
  • «Спецпроектреставрация» институтында өлкән сәнгать белгече.
  • 1983-1987 елларда Томск дәүләт университетында өлкән фәнни хезмәткәр.
  • 1987 елдан Башкортстан АССР Октябрьск шәһәренең баш архитекторы.
  • 1990 елдан «Экология» фәнни техник үзәгендә өлкән фәнни-хезмәткәр. Ык елгасы бассейнында 17 экологик экспедиция оештыра. М. Гариф — халыкара социаль-экологик берлекнең региональ бүлеге рәисе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елдан публицистик әсәрләре Себер (Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск) өлкә матбугатында басылып килә. «Красное знамя» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып тора.
1990 елларда «Ыкны саклау комитеты» оештырып, елганың экологик хәленә багышланган очерклары район, республика газеталарында басыла, һәм «Тымызык кына Ык ага» китабы дөнья күрә.
Язучы Мөҗәһит Хәйретдиновның тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп, «Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй» (1997), «Хәйретдин Мөҗәй. Тормышы һәм иҗаты» (Казан, 2010) китапларын чыгара. Октябрьск шәһәренең истәлекле урыннары буенча брошюрасы ике мәртәбә нәшер ителә. Хатын-кызлардан беренче нефтьче, Социалистик Хезмәт Каһарманы Ләйлә Мәрдәншина турында «Тяжелые грани золотой звезды» китабы чыга (Уфа, 2004), Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мөнәсәбәтләренә багышланган «Мәңгелек мәхәббәт» китабы (Казан: ТКН, 2006)[1] дөнья күрә.
Ык буе авыллары турында фәнни-популяр тарихи очерклары район газеталарында басылып килә.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда БАССРда беренчеләрдән булып татар-башкорт иҗтимагый үзәген оештыра. 1992 елда Бөтентатар милли мәҗлесе (өченче чакырылыш) депутаты итеп сайлана[2].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яшәеш: шигырьләр. Баулы, 2000.
  • Тымызык кына Ык ага: язмалар. Баулы, 2004.
  • Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте. Казан: ТКН, 2006.
  • Поэт, патриот Музагит Хайрутдинов (Х. Музай): жизнь и творчество. Уфа: Китап, 1997.
  • Тяжелые грани Золотой звезды: докум. повесть. Уфа: Китап, 2004.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез. Наши писатели: Биобилиографик белешмәлек. Биобиблиографический справочник.
    Т.1. А-К (төзүчеләре Р.Н. Даутов, Р.Ф. Рахмани). Казан, 2009.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сәхәпова Р. Даһи мәхәббәте. «Игенче» (Чакмагыш). 2007 ел, 26 апрель.
  2. Лерон Л. Хәлең ничек татар прозасы? «Казан утлары», 2007 ел, № 6.
  3. Бәшир Ф. Якты сагыш. «Мәдәни җомга», 2007 ел, 21 сентябрь.
  4. Кайда да йөрәктә (төзүчеләре И. Ибраһимов, Р. Хәннанов). Казан, 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]