Мирфатыйх Зәкиев
| Мирфатыйх Зәкиев | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев |
| Туган | 14 август 1928 (97 яшь) Зәйпе, Бәйрәкә вулысы, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1] |
| Үлгән | 18 август 2023[2] (95 яшь) Мәскәү, Россия |
| Яшәгән урын | Достоевски урамы, Казан[3] |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
| Һөнәре | филолог-галим |
| Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Бүләк һәм премияләре | «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2013) |
| Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
| Гыйльми исем: | профессор[d] |
Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге академик-секретаре, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. БР Җәлил Киекбаев премиясе лауреаты (1993). «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2015). Казанның мактаулы гражданины (2021)[4].
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа. Аңа 5 яшь 3 ай булганда, колхоз рәисе булып эшләгән әтисе Зәки, салкын тидереп, 1933 елда дөнья куйган. Әнисе икенче тапкыр кияүгә чыгып, кабат ирсез калган. Әнисенә 5 баланы тәрбияләүдә булышкан[5]. Сугыш елларында көтүче, ат караучы, кышын туң тирес чабучы, тимерче, эретеп ябыштыручы һ.б. хезмәтләр башкара. Фидакарьлеге өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Мәктәпне “бишле”гә тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада калдырыла. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башка милләтләрнең грамматика китаплары белән эзлекле танышкач, татар теле буенча шундый хезмәт язып бастырды. “Синтаксический строй татарского языка” дип аталган 464 битлек китабы докторлык диссертациясе буларак бәяләнә. Диссертация 1962 елда яклана.
Хронология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1960—1965 — КДУның татар теле кафедрасы мөдире;
- 1965—1967 — Казан дәүләт педагогия институтында фән буенча проректор;
- 1967—1986 — Казан дәүләт педагогия институты ректоры;
- 1968—1986 — татар тел белеме кафедрасы мөдире;
- 1986—1996 — СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1992 елдан — Татарстан фәннәр Академиясе составында);
- 1996—2000 — Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.
- 1992—2002 — ТФАнең гуманитар бүлеге академик-секретаре.
- 1980—1990 — ТАССР Югары шурасы депутаты һәм Татарстан АССР Югары шурасы рәисе.[6]
2023 елның 18 августында 95 яшендә вафат[7]. Казанның Мөселман зиратында (Шәмсир) җирләнгән[8].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шәҗәрәсе: Миргалим → Мөхәммәтша → Закир (бабасы, Кәрәкәшледән, Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган) → Зәки (әтисе, 30 яшендә вафат булган). Әтисе ягыннан әбисе Сылубикә (тамырлары Ырынбур ягыннан), әнисе ягыннан әбисе Акбаш авылыннан. Әнисе Зәйнәп Хәләф кызы Димтамактан. Үги әтисе Камил Садыйков (1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган). Энесе Миргали (Закиров), укытучы; сеңелләре Кадрия (Зәки кызы), Әлина (Камил кызы, Яркәева), Фәндия (Камил кызы).
1955 елда өйләнгән. Хатыны Лена Әхмәт кызы (Ризванова, Азнакай районы Мәндәй авылында туган, Минзәләдә үскән). 1965 елда Казан педагогика институтын тәмамлаган, Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә, аннары КДПИ китапханәсендә эшләгән (вафат). Өлкән уллары Рөстәм, Казан университетын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты (1984), Рөстәмнең балалары Галия, Эмиль. Кече уллары Илдар, Казан университетын тәмамлаган, компьютерлар буенча белгеч, Илдарның балалары Ренат, Наилә[9].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ http://www.antat.ru/ru/news/16564/
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Профессор Мирфатыйх Зәкиев «Казанның Мактаулы гражданины» исемен алачак. Татар-информ, 16.08.2021
- ↑ Ралинә Сәлимова. Мирфатыйх Зәкиевның бертуган сеңлесе: Истәлекләреңне яшәтеп яшәргә язсын. Татар-информ, 20.08.2023
- ↑ ТР фәннәр академиясе рәсми сайты(үле сылтама)
- ↑ Галим Мирфатыйх Зәкиев вафат. Татар-информ, 19.08.2023
- ↑ Ралинә Сәлимова. Татар җәмәгатьчелеге Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевны соңгы юлга озатты. Татар-информ, 20.08.2023
- ↑ Род и семья М.З.Закиева / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннатуллина, Ф.С.Сафиуллина, Ш.Н.Асылгараев. М. З. Закиев ― ученый, педагоги общественный деятель // Академик Мирфатых Закиев. М.: Инсан, 1998, стр.41-42. ISBN 5-85840-287-9
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Суфиян Поварисов. “Тел атасы”ның атасы(үле сылтама) // Кызыл таң.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 14 август көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- Татарстанда туганнар
- 18 август көнне вафатлар
- 2023 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары
- Татар теле галимнәре
- Филология фәннәре докторлары
- Ректорлар
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Татар тел галимнәре
- Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары
- Татарстан парламенты җитәкчеләре
- Казанның шәрәфле ватандашлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр
