Шахмай авылы тарихы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шахмай авылы тарихы музее latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Шахмай авылы тарихы музее
Нигезләү датасы 2015
Урын 423183 ТР, Яңа Чишмә районы, Шахмай, Үзәк ур., 40. Тел. 8 (843-48) 38-4-07.
Директор Лидия Зөфәр кызы Лотфуллина
Гөлүсә Илһам кызы Баһаветдинова
(филиал мөдире)
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Шахмай авылы тарихы музее, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее, рәсми исеме Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы «Халык иҗаты һәм көнкүреше музее» муниципаль бюджет учреждениесе филиалы ― Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее (рус. Филиал Музей истории села Шахмайкино имени Мирхайдара Файзи муниципального бюджетного учреждения культуры Музей народного творчества и быта Новошешминского муниципального района Республики Татарстан) ― Татарстанның Яңа Чишмә районы Шахмай авылында урнашкан, 2015 елда тарихи бинада ачылган муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Зирекле авылының «Халык иҗаты һәм көнкүреше музее» филиалы. Яңа Чишмә районында ачылган дүртенче музей.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей Шахмай уртасындагы ак таштан салынган ике катлы бинада урнашкан. Әлеге бина ― татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең бабасы Әxмәтҗан Фәйзулла улы Фәйзуллин йорты. Аны Әхмәтҗан бай XIX гасыр башында ук салдырган булган. Мирхәйдәрнең әтисе Мостафа Фәйзуллин, шул йортта туып-үсеп, биредә 19 яшенә кадәр яшәп, 1854 елда Орскига чыгып киткән. Нәселләре әлеге тарихи бина белән бәйле шәхесләр: Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы Шакирҗанның улы Рәфгать Фәйзуллин (БАССР халык артисты, 1964); РСФСР һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Җәүдәт Фәйзи һәм аның олы абыйсы профессор―рентгенолог Мидхәт Харис улы Фәйзуллин.

Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы Шакирҗан ― Фәйзуллиннар нәселенең әлеге йортта Октябрь революциясенә кадәр яшәгән соңгы вәкиле. Советлар хакимияте урнашкач, ике катлы йортын халык карамагына тапшыра һәм бинаны төзекләндерү өчен акча бирә. Аскы катта ― кибет, өстә ― укыту класслары ачыла. 1932 елдан бинада 30 ел мәктәп, 40 ел балалар бакчасы эшләгән. 2005 елда бирегә Шахмай авыл советы белән медпункт күчерелгән.

М. Фәйзи, 1896 елның җәеннән башлап, әтисенең туган авылына кайтып йөргән. «Орскида мул тормыш белән яшәсә һәм үз максатына ирешеп көн итсә дә, әтисе (Мостафа) туып-үскән туфрагын бик сагына, күрәсең. Кама буйларына кайткач, Мостафа абзыйның яшәреп киткәндәй булуын Мирхәйдәр дә сизенә иде»[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зирекле авылының «Халык иҗаты һәм көнкүреше музее»

Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2015 елның 20 июлендәге 191нче санлы карары белән, Зирекле авылының «Халык иҗаты һәм көнкүреше музее» филиалы буларак, «Шахмай авылы тарихы музее ачыла [2].

Музей оештыру тәкъдиме белән Шахмай авылы мәчете имам-хатыйбы Ринат Сәхабетдин улы Салаватов һәм авыл мәктәбенең 1964―1998 еллардагы директоры Әсхәт Зариф улы Шәрипов[3] чыккан. 2014 елда Мостафа Фәйзуллин яшәгән йортка мемориаль такта куела.

2015 елның 3 августында музей тантаналы рәвештә ачыла. Тантанада район башлыгы Вячеслав Козлов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Мәскәүдә яшәүче рәссам Вахит Баһаветдинов катнашкан.

Экспозиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» территориясенең гомуми мәйданы ― 0,12 га, музей бинасының гомуми мәйданы ― 240,7 кв. м. Экспозициянең гомуми мәйданы ― 76,5 кв. м. Филиал ике юнәлеш буенча үз эшчәнлеген алып бара:

Төп фондта экспонатлар саны (2020 елга) ― 360 саклау берәмлеге, фәнни–ярдәмче фондта ― 39 саклау берәмлеге.

Мирхәйдәр Фәйзи (1891―1928)

Кызыклы экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәй сервизы (Шакирҗанның оныгы Гөлнур Фәйзуллина тапшырган), муен төймәсе (Мостафа хатынына хаҗдан алып кайткан), Мирхәйдәр Фәйзи һәм әти-әнисенең портретлары (автор Рөстәм Хуҗин), Фәйзуллиннар нәсел шәҗәрәсенең (Казанның 167нче мәктәбендәге М. Фәйзи музеенда урнашкан) зурайтылган фотосы һ. б.

Музей эшчәнлеген оештырып җибәрүдә «РИТЭК» АҖ социаль проектлар конкурсының (2016 ел) «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә откан грант акчасы ярдәм итә. Әлеге акчага җиһаз һәм компьютер техникасы сатып алынган. Проект авторы ― Резидә Абдуллина, ул шулай ук музей эшенә үз өлешен керткән, филиал мөдире булып та эшләп алган. 2016―2021 елларда филиал мөдире вазифасында Гөлнар Сабирова эшли.

Беренче вакытта музей бинаның икенче катында гына урнашкан булса, 2019 елның февралендә бина тулысынча филиал карамагына бирелгән. Өстәге катта ике зал эшли: беренче залда Фәйзуллиннар нәселенең портрет, фоторәсем, шәхси әйберләре, гаилә архивыннан документлар урнаштырылган. Икенче залда сакланучы экспонатлар: көнкүреш әйберләре, металл эш кораллары, агач әйберләр, бизәкләп тукылган сөлгеләр, ашъяулыклар, тамбурлап чигелгән намазлыклар һ. б. 2018 елга кадәр авыл җирлеге биләгән беренче кат тулысынча музей өчен бирелә. Анда авыл тарихын яктыртучы экспозицияләр реконструкцияләнә.

Музейда авыл халкы, мәктәп укучылары өчен экскурсия, очрашу, тәрбия чаралары уздырыла. Мирхәйдәр Фәйзи шәхесе белән бәйле күргәзмә даими тулыландырыла. Музейга бу эштә Казанда яшәүче Диләрә Мөхәммәдъярова (М. Фәйзинең абыйсы Сәетгәрәйнең оныгы) даими ярдәм итә.

2020 елның 20 маенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Шахмай авылы тарихы музеенда була [4].

Музей (филиал) мөдирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөлгенә Рамил кызы Галләмова
  • Гөлнар Камил кызы Сабирова
  • Гөлүсә Илһам кыы Баһаветдинова

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөлүсә Баһаветдинова. Həсел тамырлары – Шахмайда. «Мәйдан», 2021 ел, ноябрь, 128-130нчы бит.
  • Тарих шулай языла. «Мәдәни Җомга», № 37 18.09.2020.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]