Мирьяна Каранович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирьяна Каранович latin yazuında])
Мирьяна Каранович
Mirjana Karanović Requiem for Mrs. J. Press Conference Berlinale 2017.jpg
Туган телдә исем серб. Мирјана Карановић
Туган 28 гыйнвар 1957(1957-01-28)[1][2] (66 яшь)
Белград, Югославия Социалистик Федератив Республикасы[3]
Ватандашлыгы Flag of Yugoslavia (1946-1992).svg Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Flag of Serbia.svg Сербия
Әлма-матер Белград үнивирситите[d]
Һөнәре театр актеры, киноактер, кинорежиссёр, сценаричы

Commons-logo.svg Мирьяна Каранович Викиҗыентыкта

Мирьян Каранович (серб. Мирјана Карановић. 28 гыйнвар 1957, Белград, Югославия) — югослав һәм серб актрисасы.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинога тәүге тапкыр 1980 елда төшә. Күп әһәмиятле югославия фильмнарында төшә. Халыкара аудиториядә Эмир Кустурицаның «Әти командировкада» (Бер мең тугыз йөз сиксән биш) фильмыннан соң танылу ала. Соңыннан бу режиссерның ике фильмында — «Андерграунд» (Бер мең тугыз йөз туксан биш) һәм «Тормыш могҗиза кебек» (Ике мең дүрт) төшә. Моннан тыш, берничә популяр телесериалларда катнаша, Горан Паскалевич «Дары мичкәсе» фильмында төшә (Бер мең тугыз йөз туксан сигез).

2003 елда «Шаһитлар» исемле хорват фильмында төшә. Бу фильм зур резонанс тудыра, чөнки Карановичка кадәр бер серб башкаручысы да Хорватия фильмнарында катнашмый (Югославиянең таркалу вакытыннан), җитмәсә, Каранович, ирен сугышта югалткан хорват тол хатын ролен башкара. 2006 елда Босния режиссеры Ясмила Жбаничның «Грбавица» картинасындагы мөселман хатын-кызын уйнаган. Бу роль аңа Аурупа киноакадемиясе номинациясендә приз китерә.

Сайланма фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]