Мисыр музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мисыр музее latin yazuında])
Яңа музейның ишек алды

Мисыр музее (алман. Ägyptisches Museum), тулы исеме Мисыр һәм папируслар туплау музее (алман. Ägyptisches Museum und Papyrussammlung) — Берлин дәүләт музейлары рәтенә кергән музей. Борынгы Мисырга кагылышлы артефактларны туплаган дөньяда иң мөһим музейларның берсе. Коллекция Яңа музей өлешен тәшкил итә. 2005 елда Мисыр музее вакытлыча Иске музейга күчерелсә дә, 2009 елда ул кире, торгызылган Яңа музей бинасына кайткан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мисыр музеена Фридрих Вильгельм III патшасы коллекциясенең Мисыр бүлеге нигез сала. Ул 1828 елда ачылган.

1850 елда музей яңа бинага күчә. Ул «Музей утравында» төзелә. Бүгенге көндә анда Яңа музей урнаша.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында музей фонды бүленә. 1943 елда, җитди янгын нәтиҗәсендә күп экспонатларның югалу нәтиҗәсендә, коллекцияне төрле урыннарга озаталар. Аның бер өлеше Көнчыгыш Берлинга күчеп, Боде музеенда урнаштырыла. Икенчесе исә Көнбатыш Берлинда Штюлеров сараенда урын ала.

Алмания берләшүе нәтиҗәсендә музей да берләшә. 2005 елда коллекция Иске музейда урнаштырыла. 2009 елда яңа торгызылган Яңа музейга кайта.

Коллекция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда безнең эрага кадәр 4 меңенче елдан башлап, якынча безнең эрага кадәр 1300 нче елларга кадәр вакыт аралыгында булдырылган экспонатлар урнаша. Алар арасында иң күренеклесе — данлыклы Нефертити сыны.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]