Мисыр пирамидалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мисыр пирамидалары latin yazuında])
Мисыр пирамидалары
Сурәт
Дәүләт  Мисыр
Карта
 Мисыр пирамидалары Викиҗыентыкта

Гиза пирамидалары.

Мисыр пирамидаларыБорынгы Мисырның иң бөек архитектур истәлекләре. Алар пирамида формадагы гаять зур таш биналарны тәшкил итәләр. Әлеге биналар фиргавеннәр өчен кабер булып кулланылган. «Пирамида» сүзе грек теленнән кергән. Барлыгы Мисырда 118 пирамида табылган.

Фиргавен тәхеткә утырганнан соң үзенә төрбә - пирамида төзи башлаган. Үлгәннән соң фиргавен Ходайга әйләнә һәм теге дөньяда мәңге яши дип уйлаганнар. Шуңа күрә патшаның тәнен бальзамлаганнар һәм пирамидага күмгәннәр.Нилның көнбатыш ярында, аның тамагыннан бераз көньякка табарак, әле хәзер дә пирамидаларның ташлары калкып торалар. Барлык пирамидалар арасында (алар 70 тән артык) үзенең зурлыгы ягыннан Хеопс фиргавен пирамидасы аерылып тора. Ул яна эрага чаклы 2800 ел тирәсендә төзелгән булган. Аның бүгенге биеклеге – 139 метр (146,6 м итеп төзелгән). Ул һәрберсе 2,5 тонна чамасы авырлыктагы 2 300 000 таштан тора.

Хеопс үзенең пирамидасын Египетның борынгы баш шәһәре Мемфистан 20 километр ераклыкка илтеп салган. Пирамиданың биеклеге 150 метрга якын, ә нигезенең һәр ягы 240 метрга якын. Бөтен пирамиданы тирәли әйләнеп чыгар өчен чама белән бер километр йөрергә кирәк. Грек тарихчысы Геродот болай ди: Хеопс, үзенең пирамидасын төзер өчен, бөтен Мисырдагы колларны куып китерткән. Эшне отряд-отряд булып эшләгәннәр, һәр отряд өчәр ай эшләгән. Һәр отрядта 100 - әр мең кеше булган. Пирамиданы 30 ел салганнар. Төзелеш барган җиргә таш китерү өчен кирәкле юлларны гына да 10 ел төзегәннәр. Бу ташларның һәркайсы 21 т авырлыгында булган, аларны кешеләр җилкәләрендә күтәреп ташыганнар, ә кешеләрне камчы белән кызулап торганнар.

Борынгы Мисыр халкының төзелеш краннары һәм машиналары булмаган. Гаять зур корылмалар колларның һәм игенчеләрнең авыр хезмәте белән төзелгәннәр. Барлык эш кул хезмәте белән башкарылган: берәүләр ташларны юнганнар, икенчеләре — юеш ком белән аларны шомартканнар, өченчеләре — баскычлар һәм балчык өемнәре буйлап аларны пирамиданың өстенә ташыганнар, дүртенчеләре — таш кисәкләрен яхшылап өйгәннәр.


Мисырның иң зур пирамидалары (нигезнең бер ягы озынлыгы буенча)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]