Митросавам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Митросавам latin yazuında])

Митросавам (Митрославам, Митра Улсавам) ул Һинд дине Ходае Сурьяга табыну фестивале, аның күкне тәртип буенча узуын Галәми тәртипнең сакчылары Митра-Варуна тәэмин итәләр.[1] Митросавамда тугърылар Кояшка байлык, сәламәтлек һәм батырлык өчен табыналар. Сурьяга Ведик мантраларда караңгылыкны һәм явызлыкны куучы буларак табыналар. Олы фикер иясе Вишвамитра тезгән иң изге Гаятри мантрада Кояшка Савита буларак табыналар. Шуңа өстәп Кояшка Адитья Хридаямны укып дан җырлыйлар; Рамаянада риваять буенча Ходай Рама Сурьяга табынуга шул гимн белән инициацияләнгән булган, шуннан соң аңа көч һәм явызлыкны җиңәргә куәт бирелгән булган. Тугърылар шулай ук Сурья-намаскараны башкаралар, Сурьяның 108 исемен җырлыйлар һәм явызлыктан, зәгыйфьлектән һәм авырудан арыну өчен дога кылалар. Шул ук вакытта тугърылар Митраны (Ведик Митра-Варунаны) Пратьякша дэвата буларак олыйлар, Калып:Майя-акыллы, ерак күрүчән, мең күзле яктылык һәм Кояшның уты, аңа табыну аеруча күз һәм акыл авыруларын дәвалау өчен алкышлы дип санала. 2008 елда Митросавам пәнҗешәмбе, 25 декабрьгә төшкән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. THE CALL OF THE VEDAS by A C Bose, Bombay, Bhavan's Book University, 1970. 3rd edition.