Мифтахетдин Конкасов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мифтахетдин Конкасов latin yazuında])
Мифтахетдин Конкасов
Туган 1843
Хәйбулла районы
Үлгән 1923
Хәйбулла районы
Һөнәре дин хадиме

Мифтахетдин Дәүләткилде улы Конков (18431923) — мөселман дин әһеле, мәгърифәтче, багучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конков Мифтахетдин Дәүләткилде улы 1843 елда Ырынбур губернасы Орск өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Хәйбулла районы) Иләс авылында туган.

Татар Каргалысы (Сәет мәхәлләсе) авылы мәдрәсәсен тәмалый.

Хәйбулла (Акъяр) авылы мәчете имам-хатибы булып хезмәт итә. Мәчет янында мәдрәсәгә нигез сала, аның мөдәррисе була. Бу мәдрәсәдә дини дәресләрдән тыш, башкорт теле, төрки теле, хисап, география, геометрия, тарих, тәбигатьне цйрщнъ һ.б. буенча дәресләр бирелә. Иң сәләтле шәкертләрне Конкасов Орск, Ырынбур, Уфа һ.б. мәдрәсәләренә укырга урнаштыра.

Үз йортында чирлеләрне кабул итә, шифалы үләннәрдән төнәтмә ясый һәм аларны кешеләргә бушлай тарата.

Икеләтә Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла. Берничә мөнәҗәт яза.

1923 елда Башкорт АССР Җылаер кантоны Хәйбулла (Акъяр) авылында вафат була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ислам на Урале. Энциклопедический словарь / Сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. — М.: «Медина», 2009. — 404 с. — ISBN 978-5-9756-0054-7.
  • Хайбуллинская энциклопедия / гл. ред. Р. Х. Ибрагимов — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — 648 б. — ISBN 978-5-88185-243-6.