Михаил Александрович Берлиоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Александрович Берлиоз latin yazuında])
Михаил Берлиоз
Михаил Александрович Берлиоз
Рәсем
Берлиоз уңда
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Милләте: рус
Раса: кеше
Яшь: урта яшьләрдә
Гаилә: агае Поплавский.
Роль башкара: Михаил Данилов, Александр Адабашьян

Михаил Александрович (Александр улы) Берлиоз - Михаил Булгаковның Мастер һәм Маргарита романында әдәби персонаж.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәһри һәм моның белән горурлана. Аллага ышанмаучылыкка Иван Бездомныйны да өйрәтә. Ул беренче тапкыр әсәрнең иң башында күренә: Иблиснең юклыгын инкяр иткәч, Воланд аңа ничек үләчәге турында әйтеп бирә, һәм озакламый, нәкъ күрәзәдәгечә, Берлиоз һәлак була. Соңрак ул Иблис балы вакытында барлыкка килә: Воланд аның касәгә әйләнгән башыннан вино эчә.

Михаил Берлиоз Олы Бакчалы урамы, 302 бис, 50 фатир адресы буенча, коммуналь фатирда яши. (бу фатир романда күп тапкыр "начар фатир" дип әйтелә). Берлиоз сау-сәламәт була, эшләрдә уңышка ирешә, ләкин гаилә буенча бәхетсез (хатыны аннан балетмейстер белән качып китә), балалары булмый (бердәнбер милек варисы - Киевта яшәүче агасы Поплавский)

Берлиозның прототибы Леопольд Авербах булган.

Берлиоз образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]