Михаил Барклай де Толли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Михаил Барклай де Толли
Barclay1829.jpg
Тулы исем:

алман. Michael Andreas Barclay de Tolly

Һөнәре:

гаскәри, хәрби җитәкче

Туу датасы:

27 декабрь 1761(1761-12-27)

Туу җире:

Памушисе, Лифляндия губернасы

Ватандашлыгы:

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе

Милләт:

шотланд

Үлем датасы:

26 май 1818(1818-05-26) (56 яшь)

Үлем җире:

Инстербург, Пруссия

Әтисе:

Вейнгольд Готтард Барклай де Толли

Әнисе:

Маргарита Елизавета фон Смиттен

Хатыны:

Елена Августа Элеонора фон Смиттен (17701828)

Балалары:

улы Эрнст Магнус Август (17981871

Бүләк һәм мөкәфәтләре:

Изге Георгий ордены кавалеры

Изге Андрей Первозванный ордены
Орден Святого Александра Невского с алмазами
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
Очаковка ХачКрест за Прейсиш-ЭйлауЗолотая шпага с алмазами и лаврами с надписью «за 20 января 1814 г.»Ribbon Medal For the Defence of Free Russia.png
Михаил Барклай де Толли Викиҗыентыкта

Баркла́й-де-То́лли Михаил Богдан улы (алман. Michael Andreas Barclay de Tolly, 16 [27] декабрь 1761, Помаутш, Курляндия һерцоглыгы, хәзерге Памушис, Литва — 14 [26] май 1818, Инстербург, Пруссия) - күренекле Русия гаскәр башлыгы, хәрби министр, генерал-фельдмаршал (1814 елдан), кенәз (1815 елдан), 1812 елгы Ватан сугышының каһарманы. Изге Георгий ордены тулы кавалеры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1761 елда туган. Чыгышы белән XVII гасырда Ригага күченеп килгән шотланд ыруыннан.

Хәрби хезмәттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русшвед сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1808-1809 Русшвед сугышында рус гаскәрләренең төп көчләрен Ботник култыгы бозы өстеннән Балтыйк диңгезе аша алып чыга, Кваркенны, Умеоны яулап ала. Каликсттагы бәрелештән соң (13.03.1809), швед корпусы бирелә. Фридрихсгамда 1809 елның 5 сентябрендә солых төзелә. Россия Финляндиягә (бөек кенәзлек статусында киң мөхтарият биреп) һәм Аланд утрауларына хуҗа була.

1812 елгы Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1812 елның 24 июнендә Наполеон Россия җирләренә үтеп керә. 1- армия (122 мең гаскәри) белән М.Б. Барклай де Толли, 2- армия белән (45 мең гаскәри) – П.И. Багратион, 3- армия белән (43 мең гаскәри) Толмасов җитәкчелек итә. Барклай де Толли сугышып чигенү алымын хуплый: аның 1- армиясе Двинага, соңрак Днепрга чигенә. Смоленск тирәсендә 2- армия белән кушыла. П.И. Багратион, Барклай де Толлидан аермалы буларак, Смоленск шәһәрен дошманга бирмәс өчен генераль бәрелеш башлау яклы була. Шулай ук халык, җәмгыять, патша Александр I Россия армиясенең, бернигә карамастан, тиз көндә сугышка керүен көтәләр. Җәмәгатьчелек басымы белән, Александр I, М.Б. Барклай де Толли урынына баш сәргаскәр итеп, М.И. Кутузовны билгели. 26 августта Бородино сугышы башлана. Беренче көнне үк Россия армиясенең 58 мең, Франция ягының 45 мең гаскәрие һәлак була. Ике яктан да 700 туп ата. 1 сентябрьдә Фили авылындагы киңәшмәдә, илне һәм армияне исән калдыру өчен, Мәскәүне Наполеонга калдырырга карар ителә. Кичен Наполеон Мәскәүгә керә. Россия армиясе, Мәскәүдән көньякка чигенеп, 4 сентябрьдә Калуга юлына чыга, илнең көньягын дошман басып алудан саклый. Мәскәүдә чыккан янгыннан соң, Наполеон гаскәре иске Смоленск юлыннан чигенергә мәҗбүр була. Аны куа барып, 1813 елның гыйнварында Россия армиясе Көнбатыш Аурупага аяк баса.

1813-1814 елларда М.Б. Барклай де Толли Россия-Пруссия берләшкән гаскәренең баш сәргаскәре була. Аның җитәкчелегендәге гаскәр Кенигсварт янында бәрелештә җиңә. Генерал Пейриның Италия дивизиясен тар-мар итә. 1813 елда Лейпциг янында союздаш гаскәрләр Наполеон армиясен җиңә. 1814 елның 19-20 мартында Беллвиль калкулыгын һәм Монмартрны һөҗүм белән алып, Парижга керәләр. М.Б. Барклай де Толли 1 дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнә.

Көнбатыш белгечләре буенча, хәрби сәнгать тарихында "яндырылган җир" тактикасының авторы булып санала.

Русия тарихында 1812 елгы Ватан сугышында Россия армиясенең башлангыч җиңелүләре һәм Мәскәүгә кадәр чигенүе Барклай исеме белән бәйләп карала.

Барклай заманындагы патшалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
  2. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
  3. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
  4. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.
  5. Советская военная энциклопедия. М., 1978.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]