Михаил Верещагин (1891)
Михаил Верещагин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Михаил Николаевич Верещагин |
Туган | 12 сентябрь 1891 РИ, Вятка губернасы, Слободской өязе, Белохолуницкое |
Үлгән | 26 июль 1970 (78 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | ветеринария табибы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Михаил Верещагин, Михаил Николай улы Верещагин (рус. Верещагин Михаил Николаевич, 1891 елның 12 сентябре, РИ, Вятка губернасы, Слободской өязе, Белохолуницкое ― 1970 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1940), профессор (1935), ТАССР (1946) һәм РСФСР (1961) атказанган фән эшлеклесе. Казан эпизоотологлар мәктәбенә нигез салучы, илнең эпизоотология фәненә нигез салучыларның берсе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1891 елның 12 сентябрендә Вятка губернасы Слободской өязе (хәзерге Киров өлкәсе Слободской районы) Белохолуницкое авылында туган. 1913 елда дини семинарияне, 1917 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый. Профессорлар П. М. Тушнов, Н. П. Рухлядев һәм академик К. И. Скрябин җитәкчелегендә фәнни әзерлек үткән. Югары уку йортын тәмамланганнан соң, 53 ел әлеге институтта эшли: ординатор, ассистент, доцент, эпизоотология кафедрасы профессоры. 1925 елдан 1970 елга кадәр ― кафедра мөдире[1].
1929―1930 елларда ― институтның уку эшләре буенча проректоры, эпизоотология факультетын оештыручы һәм деканы.
100 дән артык фәнни эш авторы. 10 фән докторы (ш. и., М. Н. Иванов, В. В. Никольский, В. П. Тульчинская, Л. В. Яковлев һ. б.) һәм 45 фән кандидаты ( ш. и., В. П. Тульчинская, Т. Р. Гайнуллин, С. Н. Анастасьян, А. И. Филиппов, Е. С. Шулюмова, В. Н. Грибаков, Я. М. Скорняков, П. С. Лазарев, Х. Г. Гыйззәтуллин, В. А. Фейтенгеймер, Н. Х. Глебов, В. Ф. Петров, И. И. Архангельский , Л. Г. Даутов) әзерләгән [1]. Хезмәтләре эре мөгезле терлекләрнең үпкәсе тоташ ялкынсыну, атларда йогышлы анемия, энцефаломиелит, пироплазмоз, эре мөгезле һәм вак терлекләр бруцеллезы, дуңгыз чумасы, некробактериозны өйрәнү һәм дәвалауга багышланган. Галим эпизоотология үсешенең закончалыклары һәм актив профилактиканың төп законнары турында теоретик гомумиләштерү ясаган. Эре мөгезле терлекләрнең үпкәсе ялкынсынуны, сап, контагиоз плевропневмониянең, йогышлы анемиянең, атларның йогышлы энцефаломиелитын өйрәнү һәм бетерү өчен Татарстанда, Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендә экспедицияләр оештырган[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены
- 1946 ― ТАССР атказанган фән эшлеклесе
- 1961 ― РСФСР атказанган фән эшлеклесе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Верещагин Михаил Николаевич. // История кафедры эпизоотологии, паразитологии и радиобиологии КГАВМ. Сайт КГАВМ(рус.)
- ↑ Верещагин Михаил Николаевич. cemetery.kzn.ru
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия. ― Казань, 2002. Т. 1, стр. 561.
- Казанская государственная академия ветеринарной академии (1873―2006). Биографический словарь ученых. Под ред. профессора Г. Ф. Кабирова. ― Казань, 2006, стр. 26.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Верещагин Михаил Николаевич. cemetery.kzn.ru
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 12 сентябрь көнне туганнар
- 1891 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Киров өлкәсендә туганнар
- 26 июль көнне вафатлар
- 1970 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Ветеринария фәннәре докторлары
- Профессорлар
- ТАССР атказанган фән эшлеклеләре
- РСФСР атказанган фән эшлеклеләре
- Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар