Михаил Воронков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Воронков latin yazuında])
Михаил Воронков
Туган 6 декабрь 1921(1921-12-06)[1]
Орёл, РСФСР[d][1]
Үлгән 10 февраль 2014(2014-02-10) (92 яшь)
Иркутск, Россия
Күмү урыны Комарово бистә зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре химик
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Михаил Григорьевич Воронков (1921 елның 6 декабре, Орёл2014 елның 10 феврале, Иркутск) — совет һәм Россия химигы, Россия Фәннәр академиясе академигы (1991), Латвия Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы, Азия-Тын океан материаллар академиясе әгъзасы, Монголия Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы. Биокремнийорганик химиягә нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Воронков 1921 елның 6 декабрендә Орёл шәһәрендә туа. 1938 елда Ленинград дәүләт университетының химия факультетына укырга керә. Беренче һәм икенче курс студенты буларак профессор С. А. Щукарев һәм аның ассистенты Н. И. Колбин, ә өченче курста — А. Е. Фаворский укучысы доцент В. И. Егорова җитәкчелегендә фәнни эш алып барган.

1941 елның июлендә ирекле рәвештә фронтка китә, шул ук елның декабрендә, контузиядән соң, демобилизацияләнә.

1942 елда камалышлы Ленинградтан Свердловскка эвакуацияләнә, анда вакытыннан алда Урал дәүләт университетын тәмамлый. Аннары ССРБ Фәннәр академиясенең органик химия институтында аспирантурада укый. Академик А. Е. Фаворский һәм булачак ССРБ ФА әгъза-корреспонденты М. Ф. Шостаковский аспиранты булып, алкилвинил эфирларының химия өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. 1970 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Иркутск химия институтына тикшеренүләрне дәвам итә.

1944 елда ЛДУга кайта, анда 1954 елга кадәр башта ассистент, аннары органик химия кафедрасының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли. 1947 елда кандидатлык диссертациясен, ә 1961 елда докторлык диссертациясен яклый.

1954—1961 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең Силикатлар химиясе институтының органик булмаган полимерлар лабораториясе мөдире. 1961 елдан — Латвия ССР ФА Органик синтез институтының элементоорганик кушылмалар лабораториясе мөдире. 1970—1994 елларда — ССРБ ФА Себер бүлегенең Иркутск органик химия институты директоры. 1982—1989 елларда — «Химия» фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры.

1970 елның ноябреннән — Гомуми һәм техник химия бүлеге буенча ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты. 1990 елның 15 декабрендә ССРБ ФА хакыйкый әгъзасы итеп сайлана[2]. 2012 елдан — Санкт-Петербург дәүләт технология институтының мактаулы профессоры.

1995 елдан — РФА киңәшчесе. РФА Себер бүлегенең Иркутск органик химия институтында элементоорганик кушылмалар лабораториясен, элементоорганик химия өлкәсендә үз фәнни мәктәбен җитәкли. Академик М. Г. Воронков укучылары арасында 35 фән докторы һәм 140 фән кандидаты бар.

Улы — социолог Виктор Воронков.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Воронков М. Г., Шорохов Н. В. Водоотталкивающие покрытия в строительстве. Рига: Изд-во АН СССР, 1963. 190 с.
  • Лукевиц Э. Я., Воронков М. Г. Гидросилилирование, гидрогермилирование, гидростаннилирование. Рига: Изд-во АН Латв. ССР, 1964. 371 с.
  • Lukevits E. J., Voronkov M. G. Organic Insertion Reactions of Group IV Elements. New York: Consultants Bureau, 1966. 413 p.
  • Борисов С. Н., Воронков М. Г., Лукевиц Э. Я. Кремнеэлементорганические соединения. Производные неорганогенов. Л.: Химия, 1966. 542 с.
  • Борисов С. Н., Воронков М. Г., Лукевиц Э. Я. Кремнеорганические производные фосфора и серы. Л.: Химия, 1968. 292 с.
  • Воронков М. Г., Рулев А. Ю. О химии и химиках и в шутку и всерьёз. М.: Мнемозина, 2011. 319 с.
  • Воронков М. Г., Абзаева К. А., Федорин А. Ю. Генезис и эволюция химии органических соединений германия, олова и свинца. Новосибирск: Академическое изд-во «Гео», 2012. 214 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Воронков Михаил Григорьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Историческая справка на сайте Архива РАН

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]