Михаил Глухов
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 20 ноябрь 1930 |
Туу урыны | Татарстан, РСФСР, СССР |
Үлем датасы | 9 декабрь 2018 (88 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
Һөнәр төре | галим |
Эш урыны | Русия Федерациясе федераль иминлек хезмәте, Институт криптографии, связи и информатики[d] һәм Академия криптографии Российской Федерации[d] |
Гыйльми дәрәҗә | профессор[d] |
Академик дәрәҗә | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Гаскәр төре | KGB |
Әгъзалык | [d] |
Бүләкләр | |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Михаил Михайлович Глухов (1930 ел, 20 ноябрь — 2018 ел 9 декабрь) — Совет һәм Россия криптографы, дәүләт именлек полковнигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Криптография академиясенең академик-секретаре һәм хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Михаил Михайлович Глухов 1930нче елның 20нче ноябрендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасында, Октябрьский (хәзер Нурлат районы) районының Тюрнәс авылында туа.
1951 елдан Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге РСФСР Мәгариф министрлыгының Мәләкәс дәүләт укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, туган авылындагы урта мәктәптә математика укытучысы булып эшли. 1954 елдан — РСФСР Мәгариф министрлыгының югары уку йортларының төп идарәлегенең Мәләкәс дәүләт педагогия институты өлкән укытучысы. 1958 елдан ул В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының аспирантурасында укый. 1961 елдан Мәләкәс дәүләт педагогия институты факультеты деканы итеп билгеләнә.
1962 елдан — СССР КГБ-сының радиоразведка органнарында — СССР КГБ Сигезенче төп идарәлегенең өлкән тикшерүчесе. 1969 елдан — Криптография кафедрасы доценты, 1973 елдан — Ф. Э Дзержинсикий исемендәге СССР КГБ югары мәктәбенең техник факультетының югары математика кафедрасы мөдире.
1993 елдан — Криптография, элемтә һәм информатика институты профессоры. 1994 елдан Россия Федерациясе Криптография Академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1997 елдан — математика проблемалар бүлегенең академик-сәркатибе.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хөрмәт Билгесе ордены
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе
- Дәүләт именлегенең мактаулы хезмәткәре
Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Алгебра : Учеб. для студентов вузов, обучающихся по группе специальностей в обл. информ. безопасности : [В 2 т.] / М. М. Глухов, В. П. Елизаров, А. А. Нечаев. — М.: Гелиос АРВ, 2003. — ISBN 5-85438-071-4 (в пер.).
- Алгебра и аналитическая геометрия : учеб. пособие по специальностям в обл. информ. безопасности / М. М. Глухов. — М.: Гелиос АРВ, 2005. — ISBN 5-85438-054-4 (в пер.).
- Введение в теоретико-числовые методы криптографии : учебное пособие для студентов высших учебных заведений, обучающихся по специальности 090101 "Криптография" / М. М. Глухов, И. А. Круглов, А. В. Пичкур, А. В. Черемушкин. — СПб.; М.: Лань, 2011. — ISBN 978-5-8114-1116-0 (в пер.).
- Математическая логика, дискретные функции, теория алгоритмов : учебное пособие для студентов вузов обучающихся по направлению подготовки (специальности) 090301 − Компьютерная безопасность, 090303 − Информационная безопасность автоматизированных систем / М. М. Глухов, А. Б. Шишков. — СПб. [и др.]: Лань, 2012. — ISBN 978-5-8114-1344-7.
- Элементы теории обыкновенных представлений и характеров конечных групп с приложениями в криптографии : учебное пособие для аспирантов научных организаций и образовательных организаций высшего образования, обучающихся по направлению подготовки "Информационная безопасность" / М. М. Глухов, И. А. Круглов. — СПб. [и др.]: Лань, 2015. — ISBN 978-5-8114-1855-8.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Криптология и секретная связь. Сделано в СССР / Автор-составитель В. В. Гребенников. — М.: ООО «ТД Алгоритм», 2017. — 480 с. — ISBN 978-5-906979-79-7.
- Агибалов Г.П., Панкратова И.А. {{{башлык}}}. — Прикладная дискретная математика.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Глухов Михаил Михайлович. 2020-01-26 тикшерелгән.
- Глухов Михаил Михайлович. 2020-01-26 тикшерелгән.
- 20 ноябрь көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- Татарстанда туганнар
- 9 декабрь көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Действительные члены Академии криптографии Российской Федерации
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Русиянең атказанган фән эшлеклеләре
- Шәхесләр:ТАССР
- Полковниклар (ССРБ)
- Физика-математика фәннәре докторлары
- Әлифба буенча шәхесләр