Михаил Жванецкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Жванецкий latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Михаил Жванецкий
Михаил Жванецкий (cropped).jpg
Туган телдә исем рус. Михаил Михайлович Жванецкий
рус. Михаил Маньевич Жванецкий
Туган 6 март 1934(1934-03-06)
Одесса, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 6 ноябрь 2020(2020-11-06)[1] (86 яшь)
Мәскәү, Россия[2]
Үлем сәбәбе простата яман шеше
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Одесский национальный морской университет[d]
Һөнәре язучы, сатирик, сценаричы, алыпбаручы, актёр, юмырчы, телеалыпбаручы, инженер, механик
Җефет Наталья Валерьевна Жванецкая[d]
Балалар Дмитрий Михайлович Жванецкий[d]

Commons-logo.svg Михаил Жванецкий Викиҗыентыкта

Михаил Михайлович Жванецкий (чын атасының исеме Маньевич[3]; 1934 елның 6 марты, Одесса, Украин ССР, ССРБ2020 елның 6 ноябре, Мәскәү) — рус совет һәм Россия язучысы-сатирик, үз әдәби әсәрләрен башкаручы, киносценарист, телетапшырулар алып баручы, актёр; Украинаның халык артисты (1999), Россия Федерациясенең халык артисты (2012).

Мәскәү миниатюралар театрының сәнгать җитәкчесе (1988—2020), Бөтендөнья одесситлар клубы президенты (1990—2020).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Жванецкий 1934 елның 6 мартында Одессада табиблар Мань Мошкович (Эммануил Моисеевич) Жванецкий[4] (1892—1957) һәм Рәисә Яковлевна Жванецкая гаиләсендә туа[5]. Томашпольда үскән, анда әтисе район хастаханәсенең хирургы һәм баш табибы, ә әнисе стоматолог булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисе 3 нче рангтагы, аннан 2 нче рангтагы хәрби табиб буларак армиягә алына, 169 нчы укчы дивизиясенең 258 нче медик-санитар батальоны табибы, аннары Көньяк-Көнбатыш фронттагы фронт госпиталендә хирург һәм эвакогоспитальдә баш табиб булып хезмәт итә[6]; Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (1942)[7].

Мәктәпкә Жванецкий Ташкәнтта бара, анда әнисе белән 1941 елда эвакуацияләнә[8]. Гаилә Одессага 1945 елда шәһәрне азат иткәннән соң эвакуациядән әйләнеп кайта һәм Комсомол урамында урнаша. Малайлар өчен 118 нче урта мәктәпне тәмамлый.

1956 елда «Портларның күтәртү-транспорт җиһазларының инженер-механигы» белгечлеге буенча Одесса диңгез флоты инженерлары институтын тәмамлый. Уку вакытында портларны механикалаштыру факультеты комсоргы була, шулай ук студент елларында спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә, икенче разрядка ия була, ярышларда чыгыш ясый[9]. Институтны тәмамлаганнан соң, Виктор Ильченко белән Одесса портында эшли[10].

Иҗади эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент елларында үзешчән сәнгатьтә катнашкан, миниатюралар һәм монологлар язган, еш кына аларны «Парнас-2» студентлар театрында башкарган[11]. Исемне Жванецкий үзе уйлап тапкан[12].

Аркадий Райкин Жванецкий белән бергә 1969 елда «Светофор» программасын куя, анда беренче тапкыр Жванецкийның «Авас», «Дефицит», «Техника гасыры» миниатюралары яңгырый.

Роман Карцев һәм Виктор Ильченко белән бергә 1969 елда Аркадий Райкиннан китә һәм алар Одесса миниатюралар театрын төзиләр.

1970 елда Карцев һәм Ильченко Жванецкийның миниатюралары белән эстрада артистларының дүртенче Бөтенсоюз конкурсы лауреатлары булалар.

1974 елдан Михаил Жванецкий Ленинградның «Ленконцерт» гастроль-концерт оешмасы артистлары өчен текстлар яза.

Шулай ук ул үзе дә Одесса филармониясендә һәм Мәскәүнең «Эрмитаж» театрында (1979 елдан) чыгыш ясый.

Роман Карцев һәм Виктор Ильченко өчен өч йөздән артык миниатюра һәм монолог язган.

1988 елда Мәскәү миниатюралар театрының сәнгать җитәкчесе була.

1990 елның 6 ноябреннән 7 ноябренә каршы төндә Бөтендөнья одесситлар клубын ача[13].

Ул үзе төзегән Мәскәү миниатюралар театрының Мәскәү концерты структурасында сәнгать җитәкчесе булган[14]. 1991 елда «Даһи» фильмы эпизодында камео рольдә төшерелә.

1990 елларда «Жванецкий кибете» ироник журналы чыга, анда сатирик, шулай ук Аркадий Арканов, Юрий Рост, Юнна Мориц һәм башка авторларның әсәрләре басыла.

2000 елның декабреннән 2001 елның июленә кадәр шагыйрь Вадим Жуков белән бергә РТРда «Гади әйберләр» программасында катнаша[15]. 2002 елның апреленнән 2019 елның декабренә кадәр «Ил буенча кизү» айлык телетапшыруының даими алып баручысы булып тора[16][17].

Михаил Жванецкий кабере

2019 елның 2 декабрендә «Ил буенча кизү» тапшыруын яба[18].

2020 елның октябрендә аның директоры Олег Сташкевич Жванецкийның сәламәтлек торышы буенча концерт эшчәнлеген тәмамларга дигән карар кабул итүе турында хәбәр итә[19].

2020 елның 6 ноябрендә Мәскәүдә 87 нче яшендә реанимациядә үлгән[20][21]. Аның директоры һәм әдәби секретаре Олег Сташкевич сүзләренә караганда, үлемнең сәбәпләре — яшь һәм авырулар[22].

9 ноябрь көнне Новодевичье зиратында, ССРБның халык артистлары Галина Волчек һәм Марк Захаров каберләре янында, хәрби хөрмәт белән күмелгән. COVID-19 пандемиясе аркасында хушлашу тантанасы ябык режимда узган[23].

Бер елдан соң, 2021 елның 6 ноябрендә, язучы каберенә һәйкәл ачыла (скульптор — Владимир Соскиев)[24].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче хатыны — Лариса, математик[25].
  • Икенче хатыны (теркәлмәгән никах) — Надежда Михайловна Гайдук (1948), рәссам[26].
    • Кызы — Елизавета Михайловна Гайдук (1978), актриса[27].
  • Өченче хатыны (теркәлмәгән никах) — Венера Умарова, химик[28].
    • Улы — Максим.
  • Дүртенче хатыны?— Наталья Валерьевна Жванецкая[29] (1966), хуҗабикә, ире сәркатибе[30].
    • Улы — Дмитрий Михайлович Жванецкий (1995), ГИТИСның продюсерлык факультеты студенты. Жванецкийның аның фамилиясен йөртә торган бердәнбер баласы.
  • Никахтан тыш балалар:
    • Кызы — Ольга (1976), журналист.
    • Улы — Андрей Рывкин (ингл. Andrew Ryvkin, 1983), Америка журналисты, сценарист, «Духлess 2» фильмы, «Лондонград» сериалы автордашы. Әнисе — Регина Рывкина[31].
    • Улы — Григорий. Аның әнисе — Инна, Жванецкийның өй хезмәткәре[32].

Иҗтимагый позиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның апрелендә, Россиядә сәяси кризис вакытында, РФ Президенты Борис Ельцинны аның Югары Совет белән каршы торуында хуплаган[33].

1996 елда Россия хакимиятен Чечняда сугышны туктатырга һәм сөйләшүләр процессына күчәргә чакырган мәдәният һәм фән эшлеклеләре арасында була[34].

2012 елның июнь аенда Россиянең башка мәдәният эшлеклеләре белән берлектә, Pussy Riot панк-төркемне яклап, ачык хатка кул куя[35].

2015 елның җәендә Украина Мәдәният министрлыгы сатирикны илнең территориаль бөтенлеген хуплаучы һәм «агрессия, оккупация һәм аннексиягә каршы чыгыш ясаучы артистларның «ак исемлегенә» керткән[36].

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1980 — «Урамнарда очрашулар»
  • 1987 — «Бер ел ике өчен»
  • 1993 — «Минем Одесса»
  • 2001 — «Әсәрләр җыелышы»
  • 2004 — «Минем портфель»
  • 2007 — «Одесса дачалары»
  • 2008 — «Җентекләп…»
  • 2008 — «Сайланма»
  • 2010 — «Кысканы дәвам итмә»
  • 2011 — «Эссе җәй»
  • 2014 — «Көньяк җәй (төньякта укырга)»
  • 2018 — «Кояш. Диңгез. Аркадия»

Спектакльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1987 — «Кошлар очышы»
  • 1988 — «Сайланма»
  • 1989 — «Сәяси кабаре»
  • 1994 — «Минем Одесса»
  • 1999 — «Картайган шалапай»

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Триумф» премиясе лауреаты (1993).
  • Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1994) — эстрада сәнгате өлкәсендә казанышлары өчен[37].
  • Аркадий Райкин кубогы лауреаты (1994).
  • Одесса шәһәренең Мактаулы гражданины (1997)[38].
  • Украинаның халык артисты (1999) — эстрада сәнгатен үстерүгә, югары башкару осталыгына зур өлеш керткән өчен[39].
  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2001) — сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен[40].
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты (2001)[41].
  • Кырым Автономияле Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).
  • «Күңел ачу программасы: юмор» номинациясендә «һөнәр» категориясендә «ТЭФИ» премиясе лауреаты (2006).
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009) — әдәбият һәм эстрада сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен[42].
  • Россия Федерациясенең халык артисты (2012) — кинематография, музыка, театр, хореография һәм цирк сәнгате өлкәсендә зур казанышлары өчен[43].
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2019) — Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[44].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 — «Син одессит, Миша...» һәйкәле, Одесса, Одесса әдәби музее ишегалды (скульптор — Владимир Трасков)[45];
  • 2004 — «Жванецкий портфеле» һәйкәле, Ялта, Юмор аллеясы (скульптор — Игорь Лысенко)[46];
  • 2009 — Одессада Михаил Жванецкий бульвары (элекке Комсомол бульвары)[47];
  • 2014 — исемле йолдыз, шулай ук Жванецкий хаты язылган вакыт капсуласы, Одесса, Йолдызлар аллеясы[48];
  • 2018 — скульптура «Жванецкийның песи Моррис», Одесса, Бөтендөнья одесситлар клубы;
  • (5931) Жванецкий баш билбав астероиды;

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://tvrain.ru/news/umer_mihail_zhvanetskij-518910/
  2. 2,0 2,1 https://crimea.ria.ru/society/20201106/1118911419/Umer-Mikhail-Zhvanetskiy.html
  3. Михаил Жванецкий. «Сиэтл». Собрание сочинений, том 5: «— У русских Родина всегда есть. Вам, Михаил Маньевич, этого, к сожалению, не понять, — сказала она […]»
  4. Военврач 2 ранга Эмануил Моисеевич Жванецкий
  5. Запись о рождении Михаила Жванецкого: местом работы матери указан Сахарный завод, экономист.
  6. Эммануил Моисеевич Жванецкий на сайте «Память народа»
  7. Эмануил Моисеевич Жванецкий на сайте «Подвиг народа»
  8. Михаил Жванецкий о своем детстве, антисемитизме и роли женщины в жизни мужчины
  9. Десять малоизвестных фактов о великом сатирике Михаиле Жванецком
  10. Роман Карцев: «С женой Ильченко прожил 33 года, а со мной — 30 лет!» // KP.RU — Воронеж-Черноземье
  11. Роман Карцев. Приснился мне Чаплин.... — Litres, 2017. — ISBN 9785457020535.
  12. Театр «Парнас-2». 1962-й: судьбоносная встреча
  13. Всемирный клуб одесситов
  14. Жванецкий Михаил — Москонцерт.
  15. Валерий Хаит: о Жванецком. Семь искусств (2014-12-12).
  16. Жванецкий сообщил о творческом перерыве в роли ведущего передачи "Дежурный по стране". ТАСС (2019-12-02).
  17. КТО «ДЕЖУРНЫЙ»?Новая газета о новой программе АТВ, 25.04.2002 года 2008 елның 30 август көнендә архивланган.
  18. Михаил Жванецкий дежурство по стране сдал
  19. Михаил Жванецкий решил уйти со сцены / РИА «Новости»
  20. Умер Михаил Жванецкий. bbc.
  21. Умер Михаил Жванецкий
  22. «Никаких других факторов нет»: директор Жванецкого озвучил причину смерти писателя
  23. Михаила Жванецкого похоронили на Новодевичьем кладбище / vesti.ru
  24. В Москве открыли памятник Жванецкому в первую годовщину его ухода
  25. Вдова Виктора Ильченко: только на старости лет Жванецкий стал подкаблучником
  26. Надежда Михайловна Гайдук
  27. Наталья Жванецкая: «Михал Михалыч — непоседа!»
  28. Горькая обида Михаила Жванецкого
  29. Наталья Жванецкая: «Михал Михалыч — непоседа!»
  30. Супруга Михаила Жванецкого: «Вокруг него вертелось безумное количество женщин»
  31. За что внебрачный сын Жванецкого назвал своего знаменитого отца трусом
  32. Вдова Виктора Ильченко: только на старости лет Жванецкий стал подкаблучником
  33. Максим Артемьев (2008-12-03). Последнее слово народа. Forbes.ru.
  34. ВОЙНА В ЧЕЧНЕ: «Известия» публикуют призыв интеллигенции остановить войну.
  35. Кто из деятелей культуры подписал открытое письмо в поддержку Pussy Riot. Online812 (2012-06-27).
  36. Настя Березина (2015-07-30). Киев включил Макаревича и Земфиру в белый список деятелей культуры. РБК.
  37. Указ Президента Российской Федерации от 28 февраля 1994 года № 427 «О награждении орденом Дружбы народов Жванецкого М. М.»
  38. Вокруг ТВ. Биография Михаила Жванецкого. // vokrug.tv
  39. Указ Президента Российской Федерации от 28.02.1994 г. № 427
  40. Указ Президента Российской Федерации от 24.09.2001 г. № 1145 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  41. Указ Президента Российской Федерации от 30 января 2002 г. № 111 «О присуждении премий Президента Российской Федерации в области литературы и искусства 2001 года»
  42. Указ Президента Российской Федерации от 06.03.2009 г. № 242 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Жванецкого М. М.»
  43. Указ Президента Российской Федерации от 21.03.2012 г. № 315 «О присвоении почетного звания „Народный артист Российской Федерации“»
  44. Указ Президента Российской Федерации от 27.02.2019 № 79 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  45. Саду скульптур 25 лет
  46. Портфель Жванецкого — первый памятник на Аллее юмора в Ялте
  47. Труханов: одесситам вернули ещё одну достопримечательность — бульвар Жванецкого
  48. Каждому знаменитому одесситу — по звезде!

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]