Михаил Кузнецов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Кузнецов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Михаил Кузнецов
М.И.Кузнецов.jpg
Туган телдә исем Михаил Иван улы Кузнецов
Туган 23 август 1946(1946-08-23) (74 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Яңа Корманай
Яшәгән урын Клара Цеткин урамы[1]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Балалар 3 баласы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТР халык рәссамы - 2011
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)

Михаил Кузнецов, Михаил Иван улы Кузнецов-Казанлы (рус. Михаил Иванович Кузнецов-Казанский, 1946 елның 23 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Яңа Корманай) — рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), ТР халык рәссамы (2011), Тукай премиясе лауреаты (2018). ССРБ Рәссамнар берлегенең (1984 елдан), Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе әгъзасы [2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. И. Кузнецов. «Көтүче ярдәмчесе»

1946 елның 23 августында Татарстан АССР Дөбъяз (хәзерге Биектау) районының 18 йортлы Яңа Корманай[3] авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайткан. Яңа Корманайдан Казанга якын Зур Дәрвишләр бистәсенә күченгәч, яңа ачылган мәдәният сараендагы сәнгать студиясенә йөри (укытучысы рәссам В. О. Ковалевский), анда рәсем ясау техникасына өйрәнә, пленэрларга чыга. 1963 елда Казан сынлы сәнгать укуханәсенең театр-декорация бүлегендә укый башлый. 3 ел армиядә хәрби хезмәтен үтәп, янәдән укуханәгә кайта һәм 1970 елда тәмамлый (укытучылары Л. М. Кальюранд, Ә. И. Тумашев (1924—2010), Б. И. Майоров (1931—1991)). Ишембай халык драма театрына рәссам-декоратор итеп эшкә билгеләнә. Ишембай сәнгать мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара. Биш елдан өч балалы гаиләсе белән Стәрлетамакка, рус драма театрына эшкә күченә. 19751989 елларда Стәрлетамак балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыта [4].

1989 елдан Казанда яши һәм иҗат итә, утыздан артык шәхси күргәзмәсен оештыра. «Марий Чодра» милли паркы эчендәге Красногорский бистәсендәге агач йортына барып иҗат итәргә ярата.

1978 елдан башлап, сигез ел буе Мәскәү янындагы «Челюскинский» иҗат йортында графика белән шөгыльләнүче рәссамнар төркемендә иҗади стажировкаларда була.

1981 елда Мәскәү дәүләт мәдәният институты(рус.) каршындагы театрларның баш рәссамнары квалификациясен күтәрү курсын тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатының башлангыч өлешендә академик юнәлештә эшли. 1996 елдан, сынлы сәнгать мәктәпләрендә балаларга рәсем укытучысы буларак, «бераз ясый белмәүче кебек» язу алымын (стильләштерү) яратып куллана башлаган. Акварель(рус.) буяулар һәм төсле каләмнәр белән күп итеп чәчәк бәйләмнәре ясый. Литография(рус.) ысулында ясаган эшләре күп. Акварелистлар төркеменә кушылып, төрле төбәкләргә пленэрларга йөри.

Акварель, гуашь(рус.) белән язылган картиналарыннан торучы беренче күргәзмәсе Уфада 1976 елда уза[5]. Катнашкан күргәзмәләре төрле дәрәҗәдә: республика (Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Лениногорск), зона, Бөтенроссия (Мәскәү, Йошкар-Ола, Чабаксар, Пермь, Сембер) чит илләр (Минск, Күвәйт) күргәзмәләре, күмәк һәм махсус (шәхси) күргәзмәләр. Һәр яз саен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган шәхси күргәзмәләрен ача (мәсәлән, 2016 елда ТР дәүләт сынлы сәнгать музееның конференц-залында «Ура! Әти сугыштан әйләнеп кайтты» күргәзмәсе [6]).

Алабугада уза торган заманча сәнгать арт-симпозиумнарында катнашып килә, 2017 елда узганында «Ак киндерләр» исемле шәхси күргәзмәсен оештыра [7].

«Ак киндерләр. Идел буе халыклары» сериясендәге әсәрләрендә Идел буенда яшәүче татар, башкорт, мари, чуаш, мари, удмурт кешеләренең милли үзенчәлекләрен яратып сурәтли («Нурия», «Гармунчы», «Гөлшат», «Мари кәләше», «Яшьләр», «Мари хатыны» һ. б.)[8].

2018 елда, Тукай-Кырлай комплексында күргәннәренә нигезләнеп, «Кырлай» дигән яңа серия иҗат итә башлаган. Рәссам «Җир кешеләре», «Минем якташларым», «Сугыш кайтавазы», «Сугыштан соңгы балачак», «Без – үткәннән», «Гаилә альбомы» һ. б. серияләрен язуын дәвам итә.

Әсәрләре РФ мәдәният министрлыгы тупланмасында, Россиянең өлкә шәһәрләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Ил, Хакасия, шулай ук чит илләр (Англия, Алмания, АКШ, Израиль, Төркия һ. б.) музейлары һәм галереяларында саклана.

М. И. Кузнецов иҗатында төп принцип булып милли мәдәниятне һәм туган як тарихын заманча интерпретациядә берләштерү тора. Аның әсәрләре иреклелек һәм гадилек, сәнгати һәм композицион чишелешләренең үзенчәлеге белән таң калдыра[9]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент чакта ук өйләнгән, 3 баласы[12].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зилә Нигъмәтуллина. Ак дөньяда. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 3 июль, 12-13нче битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты
  2. Кузнецов М. И. Art16.ru — Культура и Искусство в Татарстане(рус.)
  3. Дөбъяз районының юкка чыккан авылы
  4. Кузнецов М. И. Стәрлетамак 1нче санлы балалар сынлы сәнгать мәктәбе сайты(рус.)
  5. Султан Исхаков. Художник Михаил Кузнецов – мир на полотне и праздник на земле. artageless.com, 19.01.2016(рус.)
  6. «Ура! Папа вернулся с войны». Art16.ru — Культура и Искусство в Татарстане(рус.)
  7. Вторая жизнь художника Михаила Кузнецова. Алабуга дәүләт тыюлыгы сайты, 01.07.2017(рус.)
  8. Выставка «Белые холсты». delabuga.ru (Деловой портал Елабуги), 23.06.2017(рус.)
  9. Султан Исхаков. Художник Михаил Кузнецов – мир на полотне и праздник на земле. artageless.com, 19.01.2016(рус.)
  10. «Всю жизнь сражался за татар». sntat.ru, 6.04.2018(рус.)
  11. Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 26.04.2018
  12. Михаил Иванович Кузнецов. ayaris.ru, 2013(рус.)