Михаил Кузьмин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Кузьмин latin yazuında])
Михаил Кузьмин
Туган телдә исем Михаил Кузьма улы Кузьмин
Туган 17 октябрь 1915(1915-10-17)
Чуел өязе Иске Тәрбит авылы
Үлгән 29 ноябрь 1941(1941-11-29) (26 яшь)
Тихвин районы[d], Ленинград өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Тихвин
Милләт татар
Һөнәре разведчик (күзәтүче)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Берлеге Каһарманы (1941), Советлар Берлеге Каһарманы исеме
Хәрби дәрәҗә кәмисәр[d]

Михаил Кузьма улы КузьминБөек Ватан сугышында 46нчы танклар полкы 46 танклар бригадасының политругы, Советлар Берлеге Каһарманы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1915 елда бүгенге Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында татар гаиләсендә туган. Мәлки җидееллык мәктәбен бетереп Шатур каласына эшкә чыгып китә. 1935 елда армиягә алына. Горький каласында хәрби уку йортын тәмамлый. 1938нче елның февралендә танк командиры итеп билгеләнә, шул ук елның маенда – танкистлар взводы командиры, шул ук елның июль аеннан Кызыл Армия Йорты гарнизонының башлыгы була. 1938 нче елның 26нчы сентябрендә М.К.Кузьминга «кече политрук» дәрәҗәсе бирелә. 1939 нчы елда кече политрук Кузьмин сроктан тыш хезмәт итәргә калу өчен рапорт яза.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. 1941 елның ноябрь ахырларында Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында каты бәрелеш башлана. Комиссары М.К.Кузьмин булган танк ротасы шәһәрнең көнбатыш ягында тимер юл һәм шоссе юлын өзәргә тиеш була. Ул Ленинград янындагы Тихвин каласы янында дошман колонналарын юк итә. Якынча 400 фашист һәм күп кенә техника юк ителә. Ул 2-дзот офицерларын, миномет батареясын һәм 15 пулеметны юк итүгә ирешә. 1941 елның 29 ноябрендә Михаил Кузьмин танкы шартлатыла һәм яна. Сугышчы исә янып торучы танктан чыкмыйча сугышуын дәвам итә һәм танк белән бергә янып бетә.

1941 елның 1 декабрендә Михаил Кузьма улы Кузьминга үлгәннән соң Совет Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, 2 баласы бар. Тормыш иптәше – Евгения Михайловна. Олы улы - Анатолий, икенчесе - Игорь.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]