Михаил Куприянов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Куприянов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Михаил Куприянов
М.В.Куприянов.jpg
Туган телдә исем Михаил Васильевич Куприянов
Туган 23 октябрь 1903(1903-10-23)
Тәтеш , Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 11 ноябрь 1991(1991-11-11) (88 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Новодевичи зираты[d]
Милләт урыс
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм мөкәфәтләре Сталин премиясе
Ленин премиясе
РСФСР дәүләт премиясе
Ленин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыСоциалистик Хезмәт Каһарманы
Могила художника Михаила Куприянова.JPG
Сайт http://www.artforum.ru/

Михаил Куприянов (рус. Михаил Васильевич Куприянов) — рәссам, сынлы сәнгать остасы, карикатурачы, график. ССРБ халык рәссамы (1958). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1973). ССРБ сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы (1947). Ленин премиясе (1965), биш Сталин премиясе (1942, 1947, 1949, 1950, 1951), ССРБ дәүләт премиясе (1975) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь чагы (уртада)
Карикатура
«Бетү». 1947-1948
«Фашистларның Новгородтан качуы». 1944

1903 елның 8 (23) октябренда Казан губернасы Тәтеш шәһәрендә туган. Ташкәнтта Үзәк сәнгать остаханәләрендә (1920-1921), Мәскәүдә Югары сәнгать-техник остаханәләрендә (ВХУТЕМАС, соңыннан ВХУТЕИН) графика факультетында (проф. Н.Н. Купреянов, П.В. Митурич, П. Львов сыйныфы) (1921-1929) укый.

Кукрыникслар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда өч рәссам (М.В. Куприянов, П.Н. Крылов, Н.А. Соколов) иҗат төркеме оештыра һәм «Кукрыникслар» псевдонимы астында иҗат итә башлый. Төркем 1991 елга кадәр саклана.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1925-1991 «Кукрыникслар» төркемендә эшли.
  • 1929 В.В. Маяковскийның феерияләре өчен Мейерхольд театрында сәхнә киемнәре, декорацияләр ясый.
  • 1932-1981 М. Горький, Д. Бедный, М.Е. Салтыков-Щедрин, Н.В. Гоголь, Н.С. Лесков, Сервантес, М.А. Шолохов, Ильф һәм Петров әсәрләренә сурәтләр ясый. «Правда» газетасы, «Крокодил» журналы өчен карикатуралар иҗат итә. Сәнгать әһелләренә дусларча шаржлар ясап, аерым китап итеп бастыра.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Правда» газетасында һәм «Окна ТАСС» мәгълүмат агентлыгында сугышка каршы карикатуралар, сәяси плакатлар, листовкалар бастыра.
  • 1942-1948 «Таня», «Фашистларның Новгородтан качуы» картиналарын ясый.
  • 1945 Нюрнберг хөкем процессында рәссам буларак катнаша, натурадан сурәтләр ясый.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кукрыникслар» төркемендә эшләүдән тыш, рәссам аерым шәхси иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Сынлы сәнгать, графика әсәрләре, шаржлар иҗат итә. Пейзаж остасы буларак билгеле[1]. Азак диңгезе буендагы Геническ, Кырымдагы Коктебель шәһәрләре табигатен, Аурупа (Рум, Венеция, Париж) табигатен, Мәскәү, Ленинград урамнарын зур мәхәббәт белән ясый.

Әсәрләре күп санлы бөтенсоюз һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә күрсәтелә.

Кайбер картиналары ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Фашитсларның Новгородтан качуы» картинасы — икәү. «Кукрыникслар» төркеме беренчесен 1944 елда, икенчесен 1976 елда ясый [2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1919 үзешчән рәссамнар күргәзмәсендә акварель белән ясалган табигать күренеше өчен I премия.
  • 1942 I дәрәҗә Сталин премиясе — сәяси плакатлар һәм карикатуралар шәлкеме өчен.
  • 1947 I дәрәҗә Сталин премиясе — А.П. Чехов әсәрләрен сурәтләгән өчен.
  • 1949 I дәрәҗә Сталин премиясе — «Бетү» (Конец) картинасы өчен (1947-1948).
  • 1950 II дәрәҗә Сталин премиясе — сәяси карикатуралары һәм М. Горькийның «Фома Гордеев» әсәренә ясаган рәсемнәре өчен.
  • 1951 I дәрәҗә Сталин премиясе — «Сугыш уты кабызучылар» сәяси плакатлар шәлкеме, М. Горькийның «Ана» (Мать) романына ясаган сурәтләре өчен.
  • 1958 ССРБ халык рәссамы.
  • 1965 Ленин премиясе — «Правда» газетасы һәм «Крокодил» журналында басылган сәяси карикатуралары өчен.
  • 1973 Социалистик Хезмәт Каһарманы.
  • 1973 Ленин ордены.
  • 1975 ССРБ дәүләт премиясе — Н.С. Лесковның «Сулагай» («Левша») китабын бизәгән сурәтләре өчен.
  • 1982 РСФСР дәүләт премиясе — М.Е. Салтыков-Щедринның «Бер шәһәрнең тарихы» әсәренә ясаган сурәтләре өчен.
  • I Ватан сугышы ордены

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Куприянов Михаил Васильевич». Каталог выставки произведений живописи и графики, посвященной 105-летию со дня рождения художника. Галерея Форма, М., 2008.
  2. Искусство Советского Союза (альбом). Л.: Аврора, 1982.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]