Михаил Марков (1951)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Марков (1951) latin yazuında])
Михаил Марков
Туган 11 апрель 1951(1951-04-11) (73 яшь)
Яңавыл, БАССР, РСФСР, СССР яки БАССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, 40/60[1]
Рихард Зорге урамы[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер 3 нче гимназия, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Мәскәү дәүләт университеты
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты, Тверской государственный университет[d] һәм Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Михаил Марков (11 апрель,1951 ел, Яңавыл) - ботаник, биология фәннәре докторы, профессор.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Витальевич Марков 1951 елның 11 апрелендә Башкорт автономияле Совет Социалистик Республикасының (хәзерге Башкортостан Республикасы ) Яңавыл шәһәрендә туган.

Әтисе - Виталий Михайлович Марков, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Бабасы - Михаил Васильевич Марков, геоботаник, биология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Михаил Марков 1968 елда Казан шәһәрендәге 3нче урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының биология һәм туфрак фәннәре факультетына укырга керә. 1973 елда отличие белән диплом ала, аспирантурага калырга тәкъдим итәләр.

М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биология факультетының геоботаника бүлегендә аспирантура тәмамлый. 1977 елда кандидатлык диссертациясен яклый.

1977 елдан 1992 елга кадәр Казан дәүләт университетының биология һәм туфрак факультетының ботаника бүлегендә башта ассистент, аннары доцент булып эшли.

«Популяционная биология растений» дигән махсус лекция курсын эшли. 1986 елда бу курс буенча беренче укыту-методик әсбабын бастыра. Алга таба бу дәреслек төзәтмәләр белән 2012 елда яңадан бастырыла.

1989-1992 елларда Мәскәү дәүләт университетының геоботаника кафедрасында көндезге докторантура уза һәм нәтиҗәдә докторлык диссертациясен яклый.

Докторантура тәмамлагач, Тверь дәүләт университетына профессор булып эшкә урнаша. 1993-2002 елларда Тверь дәүләт университетының биология факультеты Ботаника кафедрасы мөдире була.

1993-2002 елларда Мари дәүләт университетында берничә тапкыр «Популяционной биологии растений» курсы буенча лекцияләр укый.

1992 елдан Мәскәү дәүләт педагогика университетының ботаника кафедрасы белән хезмәттәшлек итә. 2009 елда Мәскәү дәүләт педагогика университетының ботаника кафедрасы профессоры итеп сайлана.

Ботаника, экология, биогеография, популяцион биология буенча курслар алып бара.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елдан биология фәннәре кандидаты. «Ценотические популяции пастушьей сумки (Capsella bursa-pastoris (L.) Medic.) в различных агрофитоценозах» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, фәнни җитәкчесе - Тихон Александрович Работнов.

1992 елдан биология фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы: «Структура и популяционная биология малолетних растений центра Русской равнины».


Россиядә һәм чит илләрдә рус һәм халыкара ботаник экспедицияләрдә актив катнаша.

Аның җитәкчелегендә 6 кандидатлык диссертациясе якланган.

2017 елдан «Ботанический журнал»ының редколлегия әгъзасы.

230 дан артык фәнни басма авторы.

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2013).

В.И.Вернадский исемендәге мактаулы көмеш медаль (2006).

Н.И.Вавилов исемендәге мактаулы көмеш медаль (2011).

П.И. Капица исемендәге Мактау медале (2015).

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Популяционная биология растений (учебно-методическое пособие). Казань, 1986. 108 с.
    • Популяционная биология растений. М., 2012. 378 с.
    • Популяционная биология розеточных и полурозеточных малолетних растений. Казань, 1990. 178 с.
    • Марков М. В., Папченков В. Г., Ситников А. П. 1988. Новые и редкие растения Татарии. — Бот. журн. 73 (1): 114—120.
    • Бабенко В. Г., Марков М. В. 2017. Основы биогеографии. М. 194 с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Михаил Витальевич Марков (К 70-летию со дня рождения) // В. П. Викторов, В. Н. Годин, Н. М. Ключникова, Н. Г. Куранова, С. К. Пятунина — Ботанический журнал, 2021, том 106, № 8, с. 828—832.
    • Штрихи к портрету Михаила Васильевича Маркова. К 120-летию со дня рождения (1900—1981) // М. В. Марков — Ботанический журнал, 2021, том 106, № 6, с. 612—617.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. бирелмәләр нигезе