Эчтәлеккә күчү

Михаил Мейерович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Мейерович latin yazuında])
Михаил Мейерович
Туган 12 ноябрь 1921(1921-11-12)
Ярославль, РСФСР[d]
Үлгән 9 гыйнвар 2004(2004-01-09) (82 яшь)
Ашкелон[d], Южный округ[d], Исраил
Күмү урыны Ашкелон[d]
Ватандашлыгы  РСФСР[d]
 СССР
 Россия
 Исраил
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре өлкәне өйрәнүче
Эш бирүче Ярославский музей-заповедник[d], Ярославский государственный университет им. П. Г. Демидова[d] һәм Ярыслау дәүләт педагогия университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Михаил Германович Мейерович (1921 елның 12 ноябре, Ярославль2004 елның 9 гыйнвары, Ашкелон) — совет һәм Россия тарихчысы, туган якны өйрәнүче, музей хезмәткәре.

Михаил Мейерович 1921 елның 12 ноябрендә Ярославльдә туган. 1920 еллар ахырында әтине Себер шәһәренә Ачинскка сөргенгә җибәрелә, бу уңайдан аның гаиләсе дә анда күчә.

1939 елда Луганск шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый һәм Мәскәү фәлсәфә, әдәбият, тарих институтына (МИФЛИ) укырга керә. 1939 елда армиягә алына. Бөек Ватан сугышы елларында Көньяк, Төньяк Кавказ һәм Кавказ арты фронтларында сугыша. Армиядән 1946 елда демобилизацияләнә. МИФЛИ составына кергән Мәскәү дәүләт университетында укуына әйләнеп кайта.

Университетны тәмамлаганнан соң 1951 елда Ярославльнең туган якны өйрәнү музеена эшкә җибәрелә, анда 20 ел эшли, шул исәптән 18 — фәнни эш буенча директор урынбасары вазыйфасында. Бу чорда туган якны өйрәнү белән актив шөгыльләнә. Ярославль буенча берничә юл күрсәткече әзерләгән. Ярославль музей-тыюлыгын оештыруда мөһим роль уйный. Аның катнашында «Туган як турындагы язмалар» чыга башлый. 1970 елдан башлап Ярославль дәүләт университетында башта икътисадый, аннары тарихи факультетта эшли башлый.

1970 елда «Ярославль губернасы пролетариаты реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында (1907—1914 еллар)» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 1980 нче еллардан башлап Ярославль дәүләт университетының Ватан тарихы кафедрасы Үзәк сәнәгать районы пролетариаты тарихын өйрәнү үзәге була. Ил тарихы институты белән 7 зона фәнни конференция үткәрелә һәм М. Г. Мейерович катнашында 3 фәнни хезмәт җыентыгы нәшер ителә. Шулай ук Ярославль педагогия институтында да укыта. 120 дән артык фәнни эш бастырган.

1996 елда Израильгә күчеп китә. 2004 елда Ашкелон шәһәрендә үлгән һәм җирләнгән.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә[1].

  • Когда был основан Ярославль. — Ярославль: Кн. изд., 1959. — 63 с.
  • Знакомьтесь, Ярославль! Краткий очерк-путеводитель. — 2-е изд. — Ярославль: Верх. Волж. кн. изд., 1964. — 51 с.
  • О происхождении промышленных рабочих Ярославской губернии (конец XIX- начало XX века) // Вестник МГУ. Сер. история. — 1969. — № 6. — С. 26—42.
  • Так начинался Ярославль. — Ярославль: Верхне-Волжское книжное издательство, 1984. — 63 с.
  • Рабочее движение в Ярославской губернии в 1861 — феврале 1917 г. Хроника : учеб. пособие. — Ярославль: Яросл. гос. ун-т, 1995. — 120 с.
  • Рязанцев Н. П. Он открыл главную тайну Ярославля / Н. П. Рязанцев, Т. В. Рязанцева // Северный край. — 2001. — 13 ноября.
  • Мейерович М. Г. У меня появилась мечта [Воспоминания] / Предисл. Рязанцев Николай Павлович. — Ярославль: Александр Рутман, 2004. — 284 с. ISBN 5-900962-58-X
  1. Подвиг народа