Михаил Миль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Миль latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Михаил Миль
Rus Stamp-Mil-1.jpg
Туган телдә исем рус. Михаил Леонтьевич Миль
Туган 9 (22) ноябрь 1909
Иркутск, Россия империясе[1]
Үлгән 31 гыйнвар 1970(1970-01-31)[1][2] (60 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР[1]
Күмү урыны Юдинское кладбище[d]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Көньяк Русия дәүләт техника университеты[d] һәм Тум политехника университеты[d]
Һөнәре авиация инженеры, инженер
Эш бирүче Московский вертолётный завод имени М. Л. Миля[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] (1945)
Гыйльми исем: профессор[d]
Sign of M. L. Mil.png

Commons-logo.svg Михаил Миль Викиҗыентыкта

Михаил Леонтьевич Миль (1909 елның 9 (22) ноябре, Иркутск, Россия империясе1970 елның 31 гыйнвары, Мәскәү, ССРБ) — совет боралак конструкторы һәм галим, техник фәннәр докторы (1945), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966), Ленин премиясе (1958) һәм ССРБ дәүләт премиясе (1968) лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Миль 1909 елның 9 (22) ноябрендә Иркутскта туа. Әтисе, Леонтий Самойлович Миль, тимер юл хезмәткәре булган, әнисе, Мария Ефимовна — стоматолог.

ЦАГИда бик аз хезмәт хакы алып, редактор һәм алман теле укытучысы булып эшли.

Авиация сәнәгатендә эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда Себер технология институтына укырга керә. Планер студентлар секциясендә ул җиңел бер урынлы планёр төзи һәм анарда үзенең беренче очышын ясый. Әмма икенче курста укыганда студентны «пролетар булмаган килеп чыгышы» өчен институттан чыгаралар[3]. Новосибирскта бер ел күн лабораториясендә эшләп, Новочеркассктагы Дон политехника институтының механика факультетының 3 нче курсына укырга керә[4].

Институтны тәмамлагач, 1931 елда Таганрог авиазаводына җибәрелә. Әмма, Николай Камов тәкъдимен алгач, комиссияне, Үзәк аэрогидродинамика институтында (ЦАГИ) автожирлар белән шөгыльләнеп, дәүләткә күбрәк файда китерәчәгенә ышандыра ала. А-7, А-12 һәм А-15 автожирларын эшләүдә катнаша. Бер елдан соң ЦАГАның махсус конструкцияләр бүлегенең аэродинамика бригадасы башлыгы була. Бу чорда Мильнең «Техника воздушного флота» журналында «О разбеге автожира» дигән беренче фәнни басмасы чыга.

1932—1936 елларда ЦАГИның махсус конструкцияләре бүлегенең аэродинамика һәм эксперименталь исәп-хисаплар бригадасын җитәкли.

1936—1939 елларда канатлы боралак аппаратлар буенча тәҗрибә конструкторлык бюросында инженер булып эшли.

1939 елның 21 мартында автожирлар җитештерү буенча завод төзү турында карар кабул ителә, анда Миль директор Николай Камов урынбасары итеп билгеләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында, 1941—1943 елларда, Миль Белембай бистәсендә эвакуациядә эшли.

1943 елда Миль «Критерии управляемости и маневренности самолёта» темасына кандидатлык диссертациясен яклый; 1945 елда — докторлык диссертациясен: «Динамика ротора с шарнирным креплением лопастей и её приложение к задачам устойчивости и управляемости автожира и геликоптера».

1947 елның декабрендә 383 нче завод базасында конструкторлык бюросы төзелә. Аның башлыгы итеп Миль билгеләнә. ТКБда төзелгән беренче ГМ-1 (Геликоптер Миля-1) машинасы 1948 елның 20 сентябрендә Захарково аэродромында очучы-сынаучы Матвей Байкалов тарафыннан һавага күтәрелә.

1964 елда Миль тәҗрибә КБ генераль конструкторы була. Аның коллективы белән Ми-2, Ми-4, Ми-6, Ми-8, Ми-10, Ми-12, Ми-24 һ. б. боралаклар булдырыла.

Михаил Миль 1970 елның 31 гыйнварында инсульттан вафат була. Мәскәү өлкәсендәге Юдин зиратында җирләнгән[5].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юдин зиратында Михаил Миль кабере
Миль Россия почтасының марка кәгазе купонында.
  • Мәскәү вертолет заводы Миль исемен йөртә.
  • 1738 нче Мәскәү урта мәктәбе Миль исеме белән аталган.
  • 2009 елда Миль хөрмәтенә Россия маркаларының почта блогы чыгарыла.
  • Мәскәүнең Жулебино районында урам конструктор исеме белән аталган.
  • Улан-Удэда урам Миль исеме белән аталган.
  • Минск янындагы Копище авылында Михаил Миль хөрмәтенә урамнарның берсе аталган.
  • Казанның Авиатөзелеш районында урам конструктор исеме белән аталган.
  • 2009 елда Иркутскта М. Л. Мильнең тууына 100 ел тулу уңаеннан шагыйрь Г. Гайда инициативасы белән Карл Либкнехт урамындагы 5 нче йортта мемориаль такта куела[6].
  • ЮРГТУның (Новочеркасск) технологик машиналар һәм роботлар факультеты корпусында мемориаль такта урнаштырылган[7].
  • Җырчы Николай Анисимов авиаконструкторга багышланган «Миль» җырын башкара[8].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Миль Михаил Леонтьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
  3. Инженеры России // Миль Михаил Леонтьевич. rus-eng.org. 2017-09-16 тикшерелгән.
  4. Михаил Миль — художник и конструктор. warspot.ru. 2017-09-16 тикшерелгән.
  5. Захоронение Миля Михаила Леонтьевича на Юдинском кладбище
  6. Сухаревская Л. «Михаил Миль — покоритель неба» / газета «Байкальские вести» 05.11.09
  7. Мемориальные доски Новочеркасска
  8. YouTube сайтындагы Николай Анисимов - Миль

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Миль Н. М., Миль Е. М. Неизвестный Миль. — М.: Эксмо, 2011. — 256 с. — ISBN 978-5-699-46871-3.
    • Самсонова И. В. Михаил Леонтьевич Миль (1909—1970) // Московский журнал. — № 2. — С. 16—27.
    • Гай Д. И. Вертолёты зовутся МИ. — М.: Московский рабочий, 1973. — 136 с.
    • Миль Н. М., Миль Е. М. Как создать вертолет, нужный людям: Из твор. наследия генер. конструктора М.Л. Миля. — М.: Машиностроение, 1999. — 166 с. — ISBN 5-217-02967-6.
    • Миль Н. М., Миль Е. М. Михаил Миль. Жизнь из двух половин. — Казань: Вертолёт, 2006. — 239 с. — ISBN 5-901821-06-8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]