Михаил Первухин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Первухин latin yazuında])
Михаил Первухин
Туган 14 октябрь 1904(1904-10-14)
Йөрүзән заводы бистәсе, Ызлатавыс өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 22 июль 1978(1978-07-22) (73 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Русия икътисад университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, дипломат, инженер-электрик, дәүләт хезмәткәре
Эш бирүче Мосэнерго[d] һәм Народный комиссариат тяжёлой промышленности СССР[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт Каһарманы  — 1949 Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыОктябрь Инкыйлабы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Михаил Первухин Викиҗыентыкта

Михаил Георгий улы Первухин (рус. Михаил Георгиевич Первухин, 1 (14) октябрь 1904(19041014), Йөрүзән заводы бистәсе (хәзерге Йөрүзән), Ызлатавыс өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе — 22 июль 1978, Мәскәү, ССРБ) — ССРБ дәүләт, хәрби һәм фирка эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимерче гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Ызлатавыстагы икенче баскыч мәктәбендә комсомол ячәйкәсе җитәкчесе булган. 1919 дә Ызлатавыс шәһәр буржуазия милеген милләтләштерү буенча комиссиясе әгъзасы; шул ук елдан БК(б)Ф әгъзасы. 1919-21 елларда Йөрүзән РХМБ инструкторы, җирле гәҗитнең җаваплы сәркәтибе, сәяси-агарту бүлеге мөдире, өяз комитеты сәркәтибенең урынбасары, өком сәркәтибе. 1929 да Г.В.Плеханов ис. Мәскәү халык хуҗалыгы институтын тәмамлый.

  • 1929 дан инженер-техник вазыйфаларында, Кашир ДРЭС-ы директоры, Мосэнергоның баш инженере.
  • 1937 дән Главэнерго (ССРБ авыр сәнәгате халык кәмисәрлегенең энергетик хуҗалыгы баш идарәсе) башлыгы, ССРБ авыр сәнәгате халык кәмисәре урынбасары, аннары халык кәмисәре.
  • 1939—1940 һәм 1953—1954 елларда ССРБ электростанцияләр һәм электр сәнәгате халык кәмисәре.
  • 1940—1944, 1950—1953 һәм 1953—1955 еларда ССРБ ХКШ рәисе урынбасары, 1955—1957 елларда ССРБ ХКШ (МШ) рәисе беренче урынбасары, бер үк вакытта 1942—1950 елларда ССРБ химия сәнәгате халык кәмисәре (министры) һәм 1957 дә ССРБ урта машиналар төзү министры.
  • 1957—1958 елларда ССРБ МШның тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе.
  • 1958 дән АДҖдә ССРБ илчесе.
  • 1963 тән ССРБ ХХШда идарә башлыгы, 1965 тән ССРБ дәүләт план комитетында (Госплан) бүлек башлыгы һәм коллегия әгъзасы.

ССРБ ЮШ депутаты (2—4 чакырылышлары), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1949).

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.