Михаил Развожаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Развожаев latin yazuında])
Михаил Развожаев
Туган 30 декабрь 1980(1980-12-30) (43 яшь)
Красноярск, РСФСР, СССР
Әлма-матер Краснаяр дәүләт мәгарифбелем үнивирситите[d] һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Общероссийский народный фронт[d] һәм Бердәм Русия

 Михаил Развожаев Викиҗыентыкта

Михаил Владимирович Развожаев (1980 елның 30 декабре, Красноярск, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2020 елның 2 октябреннән Севастополь губернаторы (2019 елның 11 июленнән 2 октябренә кадәр Севастополь губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1][2]. «Бердәм Россия» партиясенең Севастополь төбәк бүлеге секретаре (2019 елның 25 октябреннән)[3]. Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы (2020 елның 21 декабреннән).

Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе (2018 елның 17 декабреннән 2019 елның 11 июленә кадәр)[4]. Төньяк Кавказ эшләре буенча Россия Федерациясе министры урынбасары (2014 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр). Хакасия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы (2018 елның 3 октябреннән 15 ноябренә кадәр).

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы. Гомумроссия халык фронты әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Развожаев 1980 елның 30 декабрендә Красноярск шәһәрендә туа. 2002 елда Красноярск дәүләт педагогика университетының тарих факультетын тәмамлый[5].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт эшчәнлеген университетта 2002 елның февралендә Красноярск дәүләт педагогика университеты студентларының профсоюз оешмасында башлаган.

2003 елның апреленнән Красноярск крае губернаторы администрациясендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын били[6].

2008 елның октябреннән Красноярск крае губернаторы администрациясендә җитәкче вазыйфаларда эшли. Консультант, край хөкүмәте матбугат хезмәте җитәкчесе, төбәк башлыгы матбугат хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары, губернаторның матбугат секретаре һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары була. 2012 елның августыннан 2014 елның июленә кадәр Развозжаев губернатор администрациясе җитәкчесе урынбасары була, край башлыгының эш графигын формалаштыру һәм үтәү өчен җавап бирүче администрация бүлекчәләре эшен координацияләү белән шөгыльләнә (2014 елның маеннан губернатор вазыйфаларын Виктор Толоконский башкарган).

2014 елның 12 маенда Россия Президенты Владимир Путин указы белән Төньяк Кавказ эшләре буенча министрлык төзелә. Аның беренче министры итеп Лев Кузнецов билгеләнә. Аның артыннан 2014 елның июнендә Яңа министрлыкка министр ярдәмчесе вазыйфасына Михаил Развожаев күчә[7].

2014 елның 1 октябреннән Төньяк Кавказ эшләре буенча РФ министры урынбасарына кадәр күтәрелә. Вазыйфада эшен 2018 елның маеннан соң да министр вазыйфасына Сергей Чеботарев керешкәч дәвам итә.

Параллель рәвештә Академия буенча 2013 елның 19 ноябрендәге 02-573 номерлы боерыгы белән төзелгән[8] Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт идарәсе югары мәктәбенең беренче агымында укыган.

2018 елның 3 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Төньяк Кавказ эшләре буенча министр урынбасары Развожаевны, 9 сентябрьдә сайлауларның беренче турында җиңә алмаган һәм алга таба көрәштән баш тарткан Виктор Зимин отставкасыннан соң, Хакасия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләгән[9].

2018 елның 11 ноябрендә Хакасия башлыгы итеп Валентин Коновалов сайлана, 15 ноябрьдә аның инаугурациясе тантанасы була. Яңа губернатор сайлануы белән Михаил Развожаев Мәскәүгә кайта[10]. Шул ук елның 29 ноябрендә Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы составына сайлана[11].

2018 елның 17 декабреннән 2019 елның июленә кадәр ГХФ башкарма комитеты җитәкчесе була[12].

Севастополь губернаторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Путин һәм Сергей Аксёнов белән, 2019

2019 елның 11 июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән Севастополь губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә. Элегрәк бу вазыйфаны үз теләге белән отставкага киткән Дмитрий Овсянников биләгән[13].

2019 елның 12 июлендә Развожаев Севастополь Хөкүмәтен отставкага җибәрә. Элеккеге состав 2019 елның 30 сентябренә кадәр яңа хөкүмәт формалаштырылганчы эшләгән. Аңа губернаторның җиде урынбасары: Владимир Базаров, Александр Кулагин, Мария Литовко, Алексей Парикин, Светлана Пирогова, Денис Солодовников, Севастопольдән Федерация Советы экс-сенаторы Ольга Тимофеева кергән[14][15].

2019 елның 25 октябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Севастополь бүлекчәсе конференциясендә Развожаев күпчелек тавыш белән Севастополь төбәк бүлеге секретаре итеп сайлана. Шул ук вакытта «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак 2020 елда партия Развожаев кандидатурасын Севастополь губернаторы сайлауларында яклаячагын белдергән[16].

2020 елның 12 июнендә «Бердәм Россия» Севастополь төбәк бүлегенең 10 нчы конференциясе делегатлары Михаил Развожаевны Севастополь губернаторы кандидатурасына тәкъдим итәргә булалар. Делегатларның күпчелеге аның өчен тавыш биргән[17]. Төбәк башлыгын турыдан-туры сайлау 2020 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узган[18].

2020 елның 13 сентябрендә Развожаев беренче турда 85,72% нәтиҗәсе белән Севастополь губернаторы итеп сайлана[19].

2020 елның 2 октябрендә Развожаев рәсми рәвештә биш еллык срокка Севастополь губернаторы вазыйфасына керә.

2020 елның 21 декабреннән — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[20].

Россия Федерациясенең 2 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы)

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Правительства города Севастополя (2020-10-02). Михаил Развожаев вступил в должность Губернатора Севастополя (ru). әлеге чыганактан 2020-10-08 архивланды. 2020-10-02 тикшерелгән.
  2. Развожаев вступил в должность губернатора Севастополя (ru). 2020-10-02 тикшерелгән.
  3. Врио губернатора Севастополя возглавил городское отделение "Единой России". ТАСС. 2019-10-27 тикшерелгән.
  4. Развожаев Михаил Владимирович. onf.ru. әлеге чыганактан 2019-02-01 архивланды. 2018-12-17 тикшерелгән.
  5. Биография врио губернатора Севастополя Михаила Развожаева. 2019-07-11 тикшерелгән.
  6. Биография Михаила Развожаева. РИА Новости (2019-07-11). 2020-08-03 тикшерелгән.
  7. Путин упразднил министерство по делам Северного Кавказа. РБК (2020-01-21). 2020-08-03 тикшерелгән.(үле сылтама)
  8. ВШГУ — Высшая школа государственного управления. РАНХиГС (2018-10-03). 2018-10-09 тикшерелгән.
  9. Путин предложил назначить врио главы Хакасии Михаила Развожаева. РИА Новости (2018-10-03). 2020-08-03 тикшерелгән.
  10. «Спецназ президента». Znak.com (2019-07-12). әлеге чыганактан 2020-09-23 архивланды. 2020-08-03 тикшерелгән.
  11. Бывший врио главы Хакасии попал в центральный штаб ОНФ. ИА REGNUM (2018-11-29). 2020-08-03 тикшерелгән.
  12. Михаил Развожаев возглавил Исполком ОНФ. onf.ru (2018-12-17). әлеге чыганактан 2019-02-01 архивланды. 2018-12-17 тикшерелгән.
  13. Инаугурация избранного губернатора Севастополя Развожаева планируется 2 октября. 2020-09-18 тикшерелгән.
  14. В Севастополе сформирован новый состав правительства. Российская газета. 2020-08-03 тикшерелгән.
  15. Правительство Севастополя (2020-08-03). Указ Губернатора города Севастополя от 12.07.2019 № 56-УГ "Об отставке Правительства Севастополя". sev.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-07-13 архивланды. 2022-05-19 тикшерелгән.
  16. Михаил Развожаев выбран руководителем «Единой России» Севастополя. ForPost (2019-10-25). 2020-08-03 тикшерелгән.
  17. Михаил Развожаев представит «Единую Россию» на губернаторских выборах.
  18. Все заявившие об участии в выборах главы Севастополя партии подали документы в избирком. ТАСС (2020-06-15). 2020-08-03 тикшерелгән.
  19. Развозжаев избран губернатором Севастополя.
  20. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. әлеге чыганактан 2021-01-10 архивланды. 2020-12-29 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре