Михаил Рыжов (1922)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Рыжов (1922) latin yazuında])
Михаил Рыжов
Туган 6 ноябрь 1922(1922-11-06)
Уракчы, Анатыш вулысы, Лаеш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР[d]
Үлгән 12 апрель 1988(1988-04-12) (65 яшь)
Крывый Риһ, Днепропетровск өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Әлма-матер Ырынбур югары хәрби авиация очучылары укуханәсе[d]
Һөнәре офицер
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә полковник

Рыжов Михаил Иванович - Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рыжов Михаил Иванович 1922 елның 6 ноябрендә Татар АССР Балык Бистәсе районы Урахча авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте - рус. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумының 2 курсын тәмамлый. 1940 елда аэроклубка йөри башлый һәм шул ук елны Совет Армиясенә алына. 1944 елда Ырынбур шәһәрендә Чкалов хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында була. Ул 103-нче штурмлау авиация полкында звено командиры була (230-нчы штурмлау авиация дивизиясе, 4-нче һавадиңгез армиясе, 2-нче Белорус фронты). 1945 елдан КПСС сафларында. Беларус һәм Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша. 1945 елның маена лейтенант Рыжов штурмлау һәм бомбага тоту буенча 123 хәрби очыш башкара, дошманның сугышчыларын һәм хәрби техникасын юк итә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң да ул хәрби очучы. 1975 елда полковник дәрәҗәсендә запаска чыга. Украинаның Днепропетровск өлкәсендә Кривой Рог шәһәрендә яшәде. 1988 елның 12 апрелендә вафат.

Бүләкләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын Йолдыз» медале (№ 8095), Ленин ордены (1946), Ике Кызыл Байрак ордены (1944, 1945), Ике «I нче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены (1945, 1985), Кызыл Йолдыз ордены (1956), медальләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1985, кн.3. / С. 7-9.
  • Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963. / С. 440-442.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]