Михаил Симонов (1913)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Симонов (1913) latin yazuında])
Михаил Симонов
укр. Михайло Симонов
Туу датасы 1 август 1913(1913-08-01)
Туу урыны Русия империясе Русия империясе, Кутейкино (Украина)[1]
Үлем датасы 24 апрель 2004(2004-04-24) (90 яшь)
Үлем урыны Россия байрагы РФ, Татарстан байрагы ТР, Казан
Иялек Русия империясе Русия империясе
УССР УССР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре Авиация авиация
Дәрәҗә полковник
Җитәкчелек иткән авиаполк звеносы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1961 елдан
[[commons:Category: Mikhail Vasilyevich Simonov (colonel) Викиҗыентыкта|Михаил Симонов
укр. Михайло Симонов]]
Викиҗыентыкта

Михаил Симонов, Михаил Василий улы Симонов (укр. Симонов Михайло Васильович, 1913 елның 1 августы, Украина2004 елның 4 апреле, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1942), Хәрби-Һава көчләре полковнигы, 1950-1961 елларда очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елның 1 августында хәзерге Донецк өлкәсе Амвросиевка районы Кутейкино бистәсендә туган. Украин милләтеннән. Җидееллык мәктәпне (1926), 3нче берләшкән гражданнар һава флоты очучылары һәм авиатехниклары хәзерләү мәктәбен тәмамлаган (Балашау, 1935). Хабарауда гражданнар һава флоты идарәсендә очучы булып эшләгән.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Ерак араларга очу авиациясе 3нче авиация дивизиясе 2нче гвардия авиаполкы звено командиры, капитан М.В. Симонов дошман тылына 278 очыш ясый, шуның 150се 1942 елның октябренә кадәр ясалган. 1942 елның 31 декабрендә аңа Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.

1947 елда офицерлар составын камилләштерү курсларында укыган.

1950-1961 елларда очучы-сынаучы. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшли. 1961 елдан полковник Симонов, запаска чыгып, Казанда яши. 2004 елның 24 апрелендә вафат. Коры елга зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Подвиги их бессмертны. Хабарау, 1983.
  2. Трокаев А.А. Герои пламенных лет. Донецк: Донбасс, 1985.
  3. Герои Советского Союза. М., 1988.
  4. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]