Михаил Суслов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Суслов latin yazuında])
Михаил Суслов
Туган телдә исем Михаил Андрей улы Суслов
Туган 21 ноябрь 1902(1902-11-21)
РИ, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Шаховское
Үлгән 25 гыйнвар 1982(1982-01-25) (79 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Яшәгән урын Кутузов проспекты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d], Русия икътисад университеты[d] һәм Рабочий факультет[d]
Һөнәре фирка эшлеклесе
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты һәм Бөтенберлек сәнәгать академиясе[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Елизавета Александр кызы Суслова (19031972), табибә
Балалар улы Револий (1929), генерал-майор
кызы Майя (Сумарокова, 1939), тарихчы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге КаһарманыСовет Берлеге Каһарманы Ленин ордены Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

 Михаил Суслов Викиҗыентыкта

Михаил Суслов, Михаил Андрей улы Суслов (рус. Михаил Андреевич Суслов, 1902 елның 21 ноябре, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Шаховское — 1982 елның 25 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — ССРБ дәүләт һәм фирка эшлеклесе, КПСС теоретигы, идеологы. КПСС Үзәк комитеты сәяси бюросы әгъзасы (1966 елдан). 1941 елдан КПСС Үзәк комитеты әгъзасы, 1947 елдан башлап, 35 ел буе, КПСС Үзәк комитеты сәркатибе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902 елның 21 ноябрендә Россия империясе Сарытау губернасы Хвалын өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Павловка районы) Шаховское авылында керәстиян гаиләсендә туган. Октябрь инкыйлабыннан соң Хвалын өязе ярлылар комитетына һәм комсомолның өяз оешмасына керә. 1921 елдан КПСС әгъзасы. 1924 елда Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Мәскәүнең Пречистенка рабфагын (1924), Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын (1928) тәмамлаган. Кызыл профессураның икътисад институтында укый һәм Сәнәгать академиясендә укыта.

1931-1934 елларда ВКП (б)ның Үзәк контроль комиссиясенең – Эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссариатының (рус. ЦКК-РКИ) җаваплы хезмәткәре.

1934-1937 елларда ССРБ ХКШ каршындагы Совет контроль комиссиясе җаваплы хезмәткәре.

1937 -1939 елларда ВКП (б)ның Ростов өлкә комитетының бүлек мөдире, соңрак сәркатибе.

1939-1944 елларда (Бөек Ватан сугышы елларын кертеп) фирканең Ставрополь край комитеты беренче сәркатибе. Кавказ арты фронтының Төньяк төркеме Хәрби шурасы әгъзасы, 1941-1944 елларда партизан отрядларының Ставрополь край штабы башлыгы.

1944-1946 елларда фирканең Литва ССР буенча бюросы рәисе. Бюроның урман кардәшләрен юк итү өчен барлык вәкаләтләре була.

1947 елдан башлап, 35 ел буена, КПСС Үзәк комитеты сәркатибе.

1949-1950 елларда «Правда» газетасының баш мөхәррире.

1952-1953, 1955-1966 елларда КПСС Үзәк комитетының президиумы әгъзасы.

1956 елда Маҗар ихтилалын бастыру өчен, Маҗарстанга совет гаскәрләрен кертүне хуплый.

1964 елда Никита Хрущевны барлык вазифаларыннан алу өчен яшерен чарада актив катнаша, гаепләү докладын әзерли.

1966 елдан алып, вафатына кадәр (1982), КПСС Үзәк комитеты сәяси бюросы әгъзасы. Бюрода идеология, мәдәният, цензура мәсьәләре өчен җаваплы була. Совет диссидентларын (Александр Солженицын, Андрей Сахаров һ. б.) эзәрлекләү сәясәтен башлаучы була.

1979 елда совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүне хуплаучы төркемдә була.

1982 елның 25 гыйнварында инфаркттан вафат була. Фирка каршындагы зур хезмәтләрен искә алып, Мәскәү кирмәне диварының некрополендә аерым кабергә җирләнә, һәйкәл куела, җирләү мәрасиме телевидение аша бөтен илгә күрсәтелә, өч көнлек матәм игълан ителә.

Мәскәү кирмәне диварының некрополендә кабере.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елдан башлап, ССРБ Югары Шурасының барлык чакырылышлары депутаты, 1950-1954 елларда ССРБ Югары шурасының президиум әгъзасы, 1954 елдан башлап, ССРБ Югары шурасы пулаты — Союз шурасының чит ил эшләре буенча комиссиясе рәисе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]